Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Очраклы бала

news_top_970_100

Әмир «очраклы» бала иде. Аны беркем дә теләмәде, беркем дә көтмәде. Гаиләдә болай да 2 бала. Тормыш менә-менә җайланып килә иде. Дания эшкә чыкты һәм акча ягыннан хәл шундук җайлашты.

Хәтта ай саен, «маяга» дип, күпмедер акча да калдырып бара башладылар. Балалар белән җиңелрәк хәзер. Алар үсте, әзрәк хәл алырга була.

Һәм менә хәзер тагын бала. Чыгымнар арта, ә гаиләдә берәү генә эшләячәк.

3 бала белән күпме мәшәкать бит! Нәрсә эшләргә?

Дания дә, ире Равил дә мондый җаваплылыкка әзер түгел иде. Нәрсә эшләргә, дип уйландылар, көн саен бәхәсләштеләр, ачуланыштылар. Равил үпкәли, Дания елый... Ә бернәрсәдә дә гаме булмаган нарасый әнисе карынында үсте дә үсте.

Әнисе икеләнеп йөргән арада, нарасыйга җан керде, һәм яңа кеше барлыкка килде. Һәм Дания баланы калдырды. Аннан баш тарта алмады ул, шулай да аны теләмәде, яратмады. Әмма ул баланы тоя һәм аның белән яшәгәнен сизә иде.

Дания үзенең бөтен хис-тойгылары, борчулары да балага күчәчәген аңлый. Чөнки бала әнисенең һәр халәтен, куркуларын, шикләнүләрен тоя. Әнисе белән бергә стресс та кичерә. Ул әтисенең үпкәле тавышын да, әнисенең ягымлы сөйләшүен дә ишетеп тора. Әти-әнисенең икеләнүен, ышанмавын аңламый.

Һәм ул туды. Тупырдап торган, сау-сәламәт малай. Әти-әнисенең теләгенә каршы туды.

Гаиләдә тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр башланды. Ләкин сабый әйтерсең моны сизде һәм әти-әнисен борчымады. Әмир тыныч бала булды, юкка-барга көйсезләнеп ятмады. Әнисе 1нче сыйныфта укыган олы улы – Камил белән дәрес әзерләгәндә, апасы Адиләнең чәчен үргәндә яки кухняда мәш килгәндә, тыныч кына караватында ятты.

Ә Әмир уйланып ята. Яңа туган балалар уйлый беләме? Әлбәттә, белә. Әмиргә карасаң, моның шулай булуына шик калмый. Аның кыяфәте шундый җитди, күз карашы олыларча. Ул гүя әти-әнисенә: мин хата түгел, мин сезнең улыгыз – Аллаһ Тәгалә бүләге, мине яратыгыз, дип әйтә иде.

Ләкин 7 яшьлек Камил һәм 5 яшьлек Адилә әти-әнисенең бөтен буш вакытын ала, һәм алар Әмиргә бөтенләй диярлек игътибар итми, аның тыныч булуына гына сөенәләр. Әмир тамагы ачкач яки асты юешләнгәч кенә елый. Шулай көннәр арты көннәр уза торды. Сабый үзенә кайчан игътибар итәрләр икән дип көтеп ятты.

Һәм, ниһаять, ул көн килеп җитте. Иртән әтисе аны кулына алды да тәрәзә янына алып килде.

«Дания, кара әле, коеп куйган мин бит!» – диде.

Олы балалары икесе дә әниләренә охшаган, ә Әмир әтисенә охшаган иде.

Дания елмайды да алар янына килеп басты. Кинәт аның йөрәге шушы сабыйга карата ярату белән тулды. Бала да моны сизде, ахры, елмаеп куйды.

Әти-әнисе аны олы балаларын яраткан кебек үк ярата башлады. Әмир ай үсәсен көн үсеп, барысын да сөендереп торды. Әти-әнисе инде аннан башка ничек яшәгәннәрен күз алдына да китерә алмады. Әмир аларның шатлыгына, бәхетенә әверелде. Бигрәк тә әтисе сөенде, чөнки төпчек улы көннән-көн аңа ныграк охшый бара.

Камил белән Адилә дә, әти-әнисенең бәләкәч белән мәш килгәнен күреп, ярдәм итә башладылар. Дания өйдәге эшләрен карап бетергәнче, Камилне берничә минутка урамда коляскада яткан Әмиргә күз-колак булырга калдырып була. Ә Адилә балалар бакчасыннан кайтуга ук, шатланып, нәни энесе янына чаба, аның белән уйный. Әмир дә апасына сөенеп ыгы-ыгы килә, апасы аңа җавап итеп көлә, куана.

Әмир үзенең бу гаиләгә кирәк булуын сизде һәм аларның яратуын тоя башлады.

Әмир иртә тәпи китте, иртә сөйләшә башлады, һәм барысы да аңа карап куанды гына. Апасы Адилә аның белән курчак уйнаган кебек уйнады, Әмир дә апасын тыңлады, үзе белән төрлечә уйнаганда риза булып торды.

Бер сүз белән әйткәндә, Әмир һәр гаилә хыяллана торган балага әйләнде.

Кайвакыт Равил белән Дания үзләренең шикләрен искә төшерәләр дә оялып куялар. Шушы искиткеч сабыйны үзләренә авыр йөк була дип ничек уйлый алдылар икән?

Өстәвенә, Әмир тугач, Равилнең дә эшләре алга китте. Клиентлары да артканнан-арта барды, керем дә үсте.

Һәр бала үз ризыгы белән туа, диюләре хактыр. Алар гаиләсендә дә нәкъ шулай булды.

Хәзер Равил белән Дания, Әмир бераз үскәч, зуррак фатир алырга уйлый. Әлегә акча туплыйлар һәм үзләренә туры килердәй вариантлар карыйлар. Алар балаларына карап сөенә һәм ялгыш адымнан саклап калганы өчен Аллаһка рәхмәт укый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100