«Өчләп йөрү», урам әйләнү, авыл көйләре: Үрәсбашта борынгы йолаларны яңарттылар
Җәйнең уртасына да якынлаштык. Шушы ялларда күп кенә авылларда зурлап Питрау бәйрәме оештырылды. Кукмара районының Үрәсбаш авылында үткән Питрауда «Интертат» хәбәрчесе дә булды. Әлеге авыл өчен Питрау – милли бәйрәм генә түгел, авыл халкын берләштерүче күркәм йола да.
Бәйрәм көнне көне буе яңгыр сибәләде. Килә дә ява, килә дә ява, тәмам ияләште бер болыт. Кичкә таба ялтырап кояш чыкты. Инде кояш матур итеп офыкка авышкан мәлдә Үрәсбаш халкы өй эшләрен тәмамлап, клуб ишегалдына җыелды.
Питрау авыл клубының ишегалдында 1996 елдан бирле оештырыла. Монда балаларга уен мәйданчыгы да, бәйрәмнәр оештырырга киң алан да, кыш көне уйнарга хоккей «коробкасы» да бар. Бер елны бәйрәм өчен авыл читендә аерым мәйданчык та ясыйлар. Шуннан соң бәйрәмне берничә ел шунда оештыралар. Ләкин бер елны бәйрәм көнне булган көчле давылдан соң, урынын кабат авыл клубы ишегалдына кайтарырга туры килә. Быел да шушы киң ишегалды үзенә үрсәбашлыларны, күрше тирәдән килгән кунакларны сыендырды.
Бер атна алдан сөлге җыю йоласын да үткәргәннәр. Олысы-кечесе милли киемнәрдән киенеп, авыл буйлап йөреп, бәйрәмгә бүләкләр җыйган.
Фото: © Оксана Сафарова фотолары
Питрауны балалар һәм олылылар коллективлары чыгышлары белән башладылар. Авылда «Туганайлар» һәм «Айбагыр» ансамбльләре эшли. «Айбагыр» – балалар ансамбле. Мәктәпсез авылда 18 катнашучысы булган зур балалар ансамбле эшли. Балалар бар, мәктәп юк. Ансамбльләр турында клуб мөдире Оксана Сафарова белән сөйләштек:
– Клуб мөдирләре алышынып тору сәбәпле, «Туганайлар» ансамбленең эше берникадәр тукталып торган иде. Хәзер янәдән коллектив туплана. Безнең ансамбльдә сигез кеше, Питрауда ир-егетләребез дә кушылды. «Айбагыр» ансамбле быел «Туым җондызы» бәйгесендә дә катнашты. Анда 18 бала шөгыльләнә, кызларыбыз да, егетләребез дә бар, – дип сөйләде Оксана Сафарова.
Ул Үрәсбаш авылында Питрау бәйрәмендә элек үтәлгән «өчләп йөрү» йоласы турында да сөйләде. Авылның бер очыннан икенче очына кадәр кешеләр өчәрләп тезелеп барган, өчлекләр юл буе алышынып торган. Хәрәкәт вакытында җыр өзелергә тиеш түгел. Авылның үз Питрау көйләре дә булган. Әмма, кызганыч, бүген ул көйләрне белүчеләр юк.
Соңгы елларда үтәлмәгән йоланы быел яңадан торгызырга уйлаганнар. Милли киемнәрдән киенгән яшьләр һәм «түтиләр» Кәвәл авылы көен сузып, мәйданны әйләнеп чыкты. Ахырдан керәшен такмакларын җырлап, биеп тә күрсәттеләр.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Бәйрәмне оештыру эшен дә авыл яшьләре үз өстенә алган. Ел саен Питрау үткәрү өчен үзара акча җыешалар. Аларга авылдан чыгып киткән якташлары һәм «КукморАгроХимСервис» җәмгыяте дә ярдәм итә.
Фото: © Оксана Сафарова фотолары
Прологтан соң, кунакларны «КукморАгроХимСервис» җәмгыятенең генераль директоры Валерий Тимофеев һәм Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Василий Сафаров сәламләде.
– Елдагыча Үрәсбашның традицион Питрау бәйрәмен үткәрергә җыелдык. Барыгызны да ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Элек-электән Үрәсбаш халкы күрше авыллар белән бергәләп бу бәйрәмне зурлап үткәргән. Безнең авылда ике зур туры урам бар. Авылның бер башыннан икенче урам башына кадәр кешеләр җырлар йөри торган булганнар. Без бәйрәмне оештыра башлаганда бу матур традицияләр югалып бара иде инде. Өлкәннәр: «Нигә элеккечә үткәрмисез?» – дип әйтә килделәр. Бүген исә бу йола яңадан тергезелде, – диде Валерий Тимофеев.
Ул шулай ук илдәге вәзгыятькә дә тукталды.
– Авыл кешесенең көне күбрәк үз хезмәте белән үтә. «Яңгыр явармы?», «Туктармы?» дип күккә карап яшибез. Быел ел да матур килде, алдагысы да шулай булсын иде. Әмма тыныч заманда яшәмәвебезне дә онытырга ярамый. Без бәйрәм иткәндә, егетләребез окопларда, землянкаларда. Аларны онытмыйк. Сугыш афәте тизрәк тәмамлансын, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын, – диде ул.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Бәйрәмдә авылның юбилярларын, иң өлкән һәм иң яшь кешеләрен, озак еллар бергә гомер иткән гаиләләрне, шулай ук яшь парларны да бүләкләделәр.
Питрау бәйрәмен Үрәсбаш авылы егете Илнур Сергеев алып барды. Тамашачылар өчен Рафил Мөхәмәтшин, Руслан Хәсәнов, Алинә Әхмәтшина һәм Рафик Мөхәммәтшин да чыгыш ясады.
Үрәсбашта гадәттә көрәш үткәрелми. Әмма быел махсус хәрби операциядә һәлак булган авыл кияве Валерий Кузьмин истәлегенә 45 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгындагы малайлар арасында көрәш турниры оештырылды. Җиңүчеләрне аның тормыш иптәше Эльвира Кузьмина бүләкләде.
– Малайлар бик матур көрәш күрсәтте. Карап утыруы күңелле булды. Барыгызны да Питрау бәйрәме белән котлыйм. Барыбызга да исәнлек-саулык телим. Илләребез тыныч булсын, сугыштагы егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын. Арабыздан киткәннәрнең урыны оҗмахта булсын, безгә риза булып ятсыннар. Барыбыз да исән-имин яшик. Рәхмәт сезгә! – диде ул.
Бәйрәмдә һәркем үзенә ошаган шөгыль тапты. «Чаңгыда йөрү», капчык киеп сикерү, су тулы чиләккә баш тыгу, аркан тартышу һәм башка күп төрле ярышлар узды. Кунакларны зур казанда пешерелгән пылау белән дә сыйладылар.
Фото: © Оксана Сафарова фотолары
Йолалар китапларда түгел, кешеләр күңелендә яшәгәндә генә саклана. Үрәсбашта моны яхшы аңлыйлар. Шуңа күрә Питрау бәйрәмен дә бүген авыл яшьләре оештыра.