Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Очып китәргә җиңелрәк»: Домодедово аэропортында шәп-шәрә ир-ат самолетка утырырга маташкан — видео

«Очып китәргә җиңелрәк»: Домодедово аэропортында шәп-шәрә ир-ат самолетка утырырга маташкан — видео

news_top_970_100
«Очып китәргә җиңелрәк»: Домодедово аэропортында шәп-шәрә ир-ат самолетка утырырга маташкан — видео

Мәскәүнең Домодедово аэропортында гадәттән тыш хәл була. Бер ир-ат самолетка утырыр алдыннан, анадан тума чишенеп ташлый. Әлеге кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Хулиган ир-ат «Урал авиалинияләре» компаниясенең Симферопольгә таба оча торган самолетына утырмакчы була. Ул регистрация уза. Шуннан соң киемнәрен салып ташлый һәм галерея буенча самолетка таба чабып китә.

Аэропорт хезмәткәрләре бу кешене тоткарлый. Ул үзенең гамәлен «очып китәр өчен шулай җиңелрәк» — «так ловчее», дип аңлаткан. Имеш, шәрә булганда аэродинамика яхшырак була икән.

Самолетка кешеләрне утыртуны туктатып торганнар. Урынга полиция килеп җиткән. Шулай итеп бу кеше самолетка барып җитә алмаган. 6.55 сәгатьтә китәсе самолет 15 минутка тоткарланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100