Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Очучы Дамир Йосыпов кар яуганга сөенгән кытайлыларны күрсәтте

Бездә бу көннәрдә ишеп-ишеп яуган кар белән чын мәгънәсендә көрәш барганда, Ухань аэропорты хезмәткәрләре кар яуганга бер бөртек тә борчылмый.

news_top_970_100
Очучы Дамир Йосыпов кар яуганга сөенгән кытайлыларны күрсәтте
https://www.instagram.com/yusupov_damir_/

Очучы Дамир Йосыпов кар күрүләренә сабый бала кебек шатланган кытайлыларны видеога төшергән. Карлы Кытайдан кадрлар белән Ухань шәһәрендә рейста булган Дамир Йосыпов үзенең инстаграм сәхифәсендә бүлешә. 

«Биредә коллапс, кар яуган», — дип язган ул үзенең сторисларында. 

Дамир Йосыповның видеоларыннан күренгәнчә, Уханьда шактый кар яткан. Бәлки рейслар да тоткарлангандыр, самолетларның очып киткәне дә күренми. Очучы нәкъ сабый балалар кебек кар йомарлап, аны тезендә сикертеп уйнаучы аэропорт хезмәткәрләрен дә видеога төшереп алган.

Дамир Йосыпов 2019 елда зур фаҗига булдырмый калган татар очучысы. Ул ике двигателе дә сүнгән самолетны кукуруз басуына шассисыз килеш утыртып, 226 пассажир һәм экипаждагы 7 кешенең гомерен саклап калды. Хәзер кыю очучы инстаграмда үзенең һөнәре һәм самолетлар турында бик кызык блог алып бара. Дамир самолетның һәр детале турында тәфсилләп сөйли, очыш вакытында видеолар төшерә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100