news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Очучы булырга хыялланган чагында төшкән фотосыннан татар артистын таныйсызмы?

Танылган артист туган көненә әзерләнә.

news_top
Очучы булырга хыялланган чагында төшкән фотосыннан татар артистын таныйсызмы?

«Мунча ташы» театры артисты Гамил Әсхәдулла юбилейга әзерләнә икән. Архив фотоларын караганда, ул яшь чакларын искә алган. Аклы-каралы фотода нәни Гамил сурәтләнгән фотоны артист инстаграмдагы сәхифәсендә урнаштырды.

«Юбилейга әзерләнгәндә фотолар арасыннан менә бу малай килеп чыкты. Кара нинди җитди булган! Аңа бу вакытта син артист буласың дисәләр — әкият сөйләмәгез, мин летчик җә шофер булам дип җавап биргән булыр иде!» — дип яза юмор остасы.

«Ярый әле шофер я летчик булмагансыз. „Мунча ташы“ булмас иде. Булса да, сездән баш бер җире китек булыр иде. Шуның кадәр җиренә җиткереп уйныйсыз», дип язган бер инстачы.

Алсу исемле инстачы Гамил Әсхәдулланың әйткән сүзләрен искә алган. «Бер интервью вакытында „минем белән бер көнне туган кешеләрне ресторанга чакырам“, дидегез. Көчендә каламы?» дип сорый ул. Артист үзе бу сорауга әлегә җавап язмаган.

Инстачылар Гамил Әсхәдулланы туган көне белән котлый, «бер дә үзгәрмәгәнсез», дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар