news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Өчесе өйдә, берсе урамда ята». Төнге янгында өч олы кеше һәм бер бала һәлак булган

news_top
«Өчесе өйдә, берсе урамда ята». Төнге янгында өч олы кеше һәм бер бала һәлак булган
Фото: https://t.me/mchs_official

Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәр округында янгында 4 кеше, шул исәптән 8 яшьлек малай һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Телеканал чыганагы белешмәсе буенча, 3 мәетне өй эчендә, берсен урамда тапканнар. Урамда табылган кеше – ир-ат, аның шәхесе ачыкланмаган булган.

Якынча версия буенча, янгын мичне кулланганда саксызлык аркасында чыккан.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, фаҗига Монетный бистәсендә була. Янгын 164 квадрат метр мәйданда шәхси торак йорт һәм каралты-кураны чолгап ала. Янгын сүндергәндә, коткаручылар 44 һәм 58 яшьлек ике ир-ат, 55 яшьлек хатын-кыз һәм 8 яшьлек малай мәетен таба, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар