Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өченче имтиханны бирә алмадым»: Гүзәл Уразова укырга керә алмавы турында сөйләде

news_top_970_100
«Өченче имтиханны бирә алмадым»: Гүзәл Уразова укырга керә алмавы турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Гүзәл Уразова журналистика факультетында белем алырга хыялланган булган, ләкин ул бер имтиханын бирә алмаган. Бервакытта да бирешмәскә кирәген киңәш итеп, ул социаль челтәрдә яшьлектәге уйлары белән бүлеште.

«1999 елда Казанга журналистикага факультетына укырга керергә килдем. Ике уңышлы имтиханнан соң өченче имтиханны бирә алмадым. Мине бер укытучы апа: «Уразова сезме?» – дип чакырып алды. «Сезнең балларыгыз житеп бетми, киләсе елга килерсез инде», – диде. Барлык классташларыма: «Мәктәпне укып бетергәч, мин Казанга барам», – дигән идем. Ничек итеп, оялмый, кире Пермьгә кайтасың инде? Аптырагач, Сәнгать институтына барып, җырга имтихан биреп карадым.

Җырлап күрсәткәч, «Кызганыч, без сезне ала алмыйбыз», – диделәр. «Әлегә түләүле бүлеккә укырга керә аласыз, соңыннан карарбыз», – дигән иделәр...

Авыр булса да, үземчә тырыштым, бирешмәдем. Ахырга кадәр түләп укыдым.

Хәзер, еллар узгач, шуны аңлыйм. Бер вакытта да бирешмәскә, кулны төшермәскә! Сезнең Гүзәлегез!» – дип уртаклашкан Уразова.

Бу сүзләре белән ул «Гөлҗамал» җырының өзеген дә тәкъдим иткән. Тамашачы бу җырны чыгаруын сораганнан соң, Гүзәл Уразова аны яздырырга җыенуын белдерде.

«Хәзер борынгы җырлар бик тә җитми, нәкъ менә моңлы җырлар. Бик әйбәт булыр иде. Мин машинада «Китап» радиосын еш тыңлыйм, әниләрнең яшь чактагы җырларын… Озак итеп, моңланып, машинадан чыкмыйча тыңлап утырам» , – дип аралаша җырчы социаль челтәрдә тамашачысы белән.

«Теге бушлай кергәннәре кайда икән хәзер?»;

«Мин дә шуны сорамакчы идем. Берсе дә юньләп җырламыйдыр әле»;

«Бушлай урыннар сатып алынган, ә сәләтле кеше юлны үзе яра»;

«Тырыш – әмәлен, ялкау сәбәбен табар» дигән татар халык мәкале. Афәрин»;

«Үсәргә теләгән үлән базга салсаң да, шытып, идән ярыгыннан кояшка карап юл сала. Сез, Гүзәл, нәкъ шул яктылыкка омтылган чирәм кебек, дисәм, үпкәләмәссез. Сезнең иҗатыгызны бик хөрмәт итәм. Тавышыгыз кабатланмас, үзенә бер»;

«Сезнең шикелле тембр беркемдә дә юктыр. Беркем тавышына охшамаган, оригиналь тавыш. Балаларга күз тиеп көйсезләнсәләр, сезнең җырларны куеп тынычландырабыз. Сихри тавыш», – дигән сүзләр язалар Гүзәл Уразовага.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100