Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оча торган тәлинкәләр (Шамил Маннапов)

«Казан утлары» журналының 1998 елгы апрель саныннан алынды.

news_top_970_100

Хәзерге вакытта оча торган тәлинкәләр турында күп сөйлиләр, матбугатта да еш язалар. Ә миңа аларны солдатта хезмәт иткән алтмышынчы елларда ук күрергә туры килде, жәмәгать.

Виктор исемле Саратов егете белән Мәскәүнең төнге күген саклап, иртә белән «дежурдан» кайтып килә идек. «Төп бина»дан шәһәрчеккә кадәр ике чакрымлап җәяү тәпилисе. Ләкин шул вакыт артыбыздан йөк машинасы куып житте. Шофер Гыйльметдиннең постта торучыларга иртәнге ашны таратып йөрүе икән. Ә аның юлы шәһәрчек яныннан ук уза бит. Кул күтәреп туктаттык тегене.

— Утыртып кайт әле, — дибез.

— Урын тапсагыз, пажалысты, — ди Гыйльметдин, кабинадан карчыга томшыгыдай борынын сузып.

Кузов та, тагылма әрҗә дә аш-сулы флягалар, савыт-саба белән тулы. Төшеп калырга җайлы булыр дип, тагылма әрҗәгә үрмәләдек. Урын җайсыз булса да җырлап кайтабыз.

Әнә инде урман аланына сыенып утырган шәһәрчегебезнең тәбәнәк йортлары. КПП капкасы, ашханә һәм мунча торбалары да күренә башлады. Ашханә торбасыннан сыек кына төтен күтәрелә. Димәк, пешекче Вася безне дә иртәнге аш белән сьйларга әзерләнә... Инде шунда, юл чатында төшеп калсак та була.

Әмма, ни хикмәт, машинаның туктарга исәбендә дә юк, бетон юлдан алга җилдерүен дәвам итә! Әллә инде Гыйльметдин безнең турыда онытып ук җибәрдеме? Кабина түбәсенә төяр идек, тагылма әрҗәдән анда ничек сузыласың.

— Туктат! Туктат! — дип кычкырабыз — тавышыбыз җил белән артка таба очып китә, әттәгенәсе! Машина безнең тавыш тизлеген узып, алга оча. Юлдашым Викторның урысча тозлап-борычлап кычкырган сүзләренең дә тәэсире булмады. Шуннан аның зәңгәр ут чәчеп торган карашы әрҗәдәге савыт-сабага төште. Шактый саллы әлүмин тәлинкәләрне берәм-берәм алып, машина алдына коелдыра башлады бу! Шофер шуны күреп, туктатмасмы, янәсе. Ләкин моның да файдасы булмады. Тәлинкәләр оча, аларны узарга теләгәндәй, машинабыз алга таба җилдерә.

Шулай да дистәләп тәлинкә очканнан сон, күрде бугай Гыйльметдин, туктатты машинасын. Ләкин инде без шәһәрчектән шактый ерак китеп өлгергән идек. Бетон юлга сикереп төшүгә, Виктор сүгенә-сүгенә кабина ишеген төеп алды.

— Нишләп туктатмадың, чучмек, фәлән-фәсмәтән! — дип Гыйльметдингә ябырылды.

Ә Гыйльметдингә нәрсә, мыек астыннан елмаеп тик утыра.

— Онытканмын, егетләр. Гафу! — ди.

— Соң, кабинаң алдына очкан тәлинкәләрне күрмәдеңмени? — дим тегеңә.

— Күрдем, — ди Гыйльметдин. — Тик мин аларны теге ни, космик тәлинкәләр дип белдем бит.

Әллә шаярып әйтә бу карчыга борын, әллә чыны шулай — аңламассың.

— Ярый, мин замат әйләнеп киләм, ала кайтырмын үзегезне. Әлегә «оча торган тәлинкәләр»не җыя торыгыз, — дип кузгалып та китте.

Без ул көнне иртәнге ашка сонга калдык, әлбәттә. Ризыксыз калдык Аның каруы солдатларга көлеп сөйләргә тагын мул гына җан азыгы булды. Ну, Гыйльметдин, оча торган тәлинкәләр кайсы планетадан иделәр соң? Бәлки алар Америкадан килгән хәрби очкычлар булгандыр. Нигә ракетачыларга тревога бирмәдең?» - дип көлеп рәхәтләнделәр...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100