Өч яшьлек Таңсылуга ярдәм кирәк: «Кызым төннәрен авыртуга чыдый алмыйча елый»
Казанда яшәүче Алисә һәм Тимур Закировларның өч яшьлек сабыйлары авырый. Читтән карап торганда бала башкалардан бер ягы белән дә аерылмый: йөри дә, йөгерә дә, тик төннәрен генә сызланудан елап үткәрә. Бүген әлеге гаилә безнең ярдәмгә мохтаҗ.
2019 елда Алисә һәм Тимур Закировларның көтеп алынган балалары – кызлары Таңсылу вакытыннан алда туа. Башта хастаханәдә ятулар, төрле кыенлыклар булса да, бала тернәкләнеп китә. Алисә Закирова кызын тапкан мизгелләрне болай дип искә алды: «Балам 34 атнадан дөньяга килде. Үзе сулый алмаганга күрә, аны аппаратка тоташтырдылар, ул шуның аша сулады. Туганда балам гипоксия кичерде, башына кан сауган иде. Бер ай республика балалар клиник хастаханәсендә ятып чыктык. Тормыш җайланган кебек булды. Таңсылу үсте, 1,1 яшьтә тәпи китте.
Ул вакытта куркыбрак йөри иде, бер аягына дөрес басмавына игътибар итеп, табибка да барып кайттык: бернинди дә тайпылыш тапмадылар. Ике айдан кабат республика балалар клиник хастаханәсенә җибәрделәр. Шунда безгә беренче тапкыр уң якта гемипарез дигән диагноз куйдылар. Баламның уң ягы хәлсезрәк дип аңлатыйммы соң... Бу кулда бик беленми дә. Таңсылуга уң кулы белән эшләве авыррак, вак моторика җитлегеп бетмәгән. Уң як аягына дөрес итеп басып йөри алмый: табанның эчке ягына басып атлый. Читтән карап торганда авыру кебек түгел, ә аягына дөрес басмый кебек кенә тоела ул. Яссы вальгуслы табан дигән диагноз да куйдылар. Башка кан савудан килеп чыккан авырулар инде бу», – ди әни кеше.
«Кызымның уң аягы кыскарак»
Таңсылуга 3 яшь. Сөйләшергә, аралашырга ярата. Бик кызыксынучан бала булып үсеп килә: бер әйбер турында гына да сорашып, мең төрле сорау яудыра. Рәсем ясарга, логопед һәм дефектологлар биргән төрле әсбаплар белән дә шөгыльләнергә ярата икән. Ул гади, сәламәт балалар кебек үк йөгерә. Әнисе Алисә сөйләвенчә, инде сикерергә дә өйрәнә башлаган. Тик кызчык баскычлардан үзе генә менә дә, төшә дә алмый. Узган елны Таңсылуның әлеге авыруына ДЦП диагнозы да өстәлгән.
«Кырыйдан карап торышка ул гап-гади, бернинди проблемасыз бала. Гемипарез диагнозы белән очрашкан кешеләр, әлбәттә, бер күрүгә моның нәрсә икәнен белә инде. Хастаханәләрдә дә күп яттык, төрле дәвалау курсларын уздык, тик алар тонусны вакытлыча гына бетереп тора шул.
ДЦП сүзен ишеткәч, без башта аңлап бетермәдек. Бала үзе йөргәч, моны кабул итеп бетерүе кыен иде. Мин социаль яклау бүлегендә сәламәтлеге чикле балалар белән эшләп алдым, ул вакытта төрле кешеләрне күрергә туры килде. ДЦП дигәч, күз алдыма гел авыр хәлдәге балалар килә. Дәвалауга өметләр баглап, йөрибез-йөрибез дә, күңелгә кайвакыт бетәрме икән бу дигән борчу да керә инде, башта гел шул уй тора», – ди Алисә.
Алисә кызын төрле түләүсез реабилитация курсларына йөртә, түләүле массаж курслары да ясаталар. Кызганыч, бу процедураларның барысы да вакытлыча гына нәтиҗә бирә икән.
«Соңыннан ул аягын сөйрәп йөри башлый һәм бик еш абынып егыла. Бик тиз арый, озак йөри алмый, ерак араларны коляскага утырып узабыз. Үзе җәяү йөрергә бик яратса да, аяклары авырта башлый шул. Төннәрен еш кына авыртудан зарланып уяна, елый. Ортопедик аяк киемнәренең әллә ни нәтиҗәсе булмады, туторларны да кия алмадык, чөнки алар белән төнлә йоклавы җайсыз. Таңсылу берничә сәгатькә генә түзә, төннең калган өлешен елап чыга», – ди Алисә, кызы өчен үзәге өзелеп.
Мин шалтыратканда Алисә кызы белән Кырымда тернәкләндерү курсларында иде. Әлеге курс алар өчен түләүсез булган, полис буенча биргәннәр. Баланың инвалидлыгы булгач, юл чыгымнарын да дәүләт каплаган.
«Иртәгә кайтырга чыгабыз инде. Май аенда кабат монда киләчәкбез, башка шифаханәгә. Анда без тулы медицина тикшеренүе үтәчәкбез. Нинди нәтиҗә чыгарырлар. Күптән түгел генә операцияләр ясаучы ортопедка күренгән идек. Табиб безгә операция кирәк дип әйтте. Бала аягына дөрес басмаганлыктан, ул аякның тезен дә эчкә бөкләп йөри башлады һәм бу сеңерләрнең тартылуына китерергә мөмкин, дип аңлатты ортопед.
Операция ясатсак та, әлеге проблема башка булмаячак дигән гарантия юк. Операциядән соң кабат баланы йөрергә өйрәтергә кирәк булачак. Кызымның уң аягы 1 см га кыскарак, уң аякның табаны да сул якныкына караганда кечерәк. Май аенда барысы да хәл ителер инде, көтәбез», – ди ана.
«Акча җыя башлаганчы бик озак уйладык»
Алисә үзе чыгышы белән Балык Бистәсе районыннан, укырга килеп Казанда кияүгә чыгып кала. «Шәһри Казан» газетасында офис-менеджер булып эшләп, декрет ялына чыга. Хәзер әни кеше үзенең һәр сәгатен, һәр минутын баласына багышлый, бар көчен, игътибарын шуңа юнәлтә. Ире Тимур машина йөртүче булып эшли.
Социаль челтәрләрдә үзенең проблемасы, баласының авыруы белән бүлешү Алисә өчен җиңелләрдән булмый. Бу адым бик озак уйлаганнан соң гына эшләнә. «Акчаны без реабилитациягә дип җыя башладык. Түләүлеләрендә бер-ике тапкыр гына булдык. Түләүсез реабилитацияне көтү бик озак, чират әкрен бара. Быел гыйнвар аенда язылган идек, реабилитация үзәгенә чиратыбыз ел ахырында гына килеп җитәчәк.
Март аенда бер тернәкләндерү үзәгенә счет алган идек. Урта күләмле процедуралы: дефектолог, ЛФК, массаж кергән курс 40 мең сум тора. Бу әле тулы программалы тернәкләндерү курсы да түгел. Мондый курсларны ике ай саен кабатлап торырга кирәк. Хәзерге вакытта яхшы массаж ясату кимендә 15 мең сумга төшә.
Без дәвалануга беренче тапкыр акча җыя башладык. Башта бик озак уйладык. Бездән дә авыррак хәлдә булган балалар бар, аларга ярдәм күбрәк кирәктер бит дип җөрьәт итмичә тордык. Бәлки, бу хәлләрдән чыгу юлын үзебез генә дә таба алырбыз дип уйладык. Түләүсез тернәкләндерүгә чиратлар зур булгач, акча җыю турында язарга булдык. Моңарчы кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәнем юк иде... җиңел түгел», – ди Алисә тартынып.
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен мәгълүмат:
4817 7602 0795 6503 (Сбербанк картасы)
5536 9140 4710 9982 (Тинькофф банк картасы)
4000 7934 7675 9289 (Ак барс банк картасы)
Барлык карталар да шушы телефон номерына беркетелгән: 89991637874 (Закирова Алиса Ранисовна).