Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урманда адашкан сабый өс киемнәрен салып ташлаган

Бала ике тәүлекне урманда үткәрә.

news_top_970_100
Урманда адашкан сабый өс киемнәрен салып ташлаган
https://vologda.sledcom.ru/

Вологда өлкәсендә ике көн югалып торган баланы тапканнар. 3 яшьлек Егорны ике тәүлек буена 700ләп кеше эзләгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Хәзер баланың гомеренә куркыныч янамый, аны табиблар күзәтә. Сабый туңган гына. Башта аны сукбай этләр талап үтергән дип шикләнгән булганнар.

Егор ике көн урманда этләр белән йөргән. Аннары аны исән-сау килеш тапканнар. Бала зур булмаган чокыр төбендә коткаручыларын көтеп яткан.

Әнисе сүзләренчә, малай Морозовица авылында балалар мәйданчыгында уйнап йөри. Әти-әнисе аны тәрәзәдән күзәтеп тора. Ләкин бер мизгелдә бала югала. Үзләре эзләп таба алмагач, әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать итә. Авыл халкы, волонтерлар да кушыла.

Егор балалар мәйданчыгыннан сукбай этләр чирүе белән китеп барган. Этләр агрессив булмый, алар сабыйга зыян китерми.

Баланы авыл яныннан да, урманнан да эзлиләр, коеларны, чокырларны карыйлар. Аннары баланың башлыгын урманда табалар.

Белгечләр сүзләренчә, вакыт минутлар белән исәпләнгән. Бала туңган, шуңа күрә өс киемнәрен салып ташлаган. Организм туңуга шулай җавап бирә – салкында өшеп үлә башлаган кеше үзенә бик эссе дип тоя икән. Тапкан чакта, бала куркудан бер сүз дә әйтә алмый, ул башын гына селки.

«Ул аңында иде. Аңа су эчерттеләр. Җәймәгә төрделәр. Аннары ул акылына килде», – ди волонтерлар.

Малайны хастаханәгә илткәннәр. Якынча диагноз – ул туңган. Хәзер аның белән психологлар эшли.

Әлеге гаилә яхшылар рәтендә, бер начар исемлектә дә тормыйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100