news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өч яшьлек малай әнисе белән бергә янгында үлгән

news_top
Өч яшьлек малай әнисе белән бергә янгында үлгән
Тикшерү комитеты

Красноярск өлкәсенең Ужур районындагы Крутояр авылында янгында 3 яшьлек малай һәм аның анасы янып үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте. 

Фаҗига 15 майда була. 36 яшьлек хатын өйдә үк үлә, бала ашыгыч ярдәм машинасында вафат була.

Өлкә буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачылу турында хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, шәхси йортта бер гаилә яши. Фаҗига  вакытында өйдә 3 яшьлек бала, аның анасы була. Әти кеше эшкә киткән, 10 яшьлек олы уллары бабаларында була.

Өйлә вакытында балалар бүлмәсендә ут чыга. Ул ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан дип фаразлыйлар. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, бүлмә тулысынча янып беткән, йорт җиһазларына зыян килгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар