Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч яшьлек кыз тешләрен дәвалаганда наркоздан вафат булган

news_top_970_100
Өч яшьлек кыз тешләрен дәвалаганда наркоздан вафат булган
Михаил Захаров / "Татар-информ" архивы

Тверь шәһәрендә 3 яшьлек кыз бала стоматология клиникасында наркоз ясаганнан соң вафат булган. 12 февральдә балага, стоматология процедуралары ясау өчен, азот закисе (оксид азота) белән битлекле наркоз ясыйлар. Дәвалау тәмамланганнан соң, клиника табиблары баланы наркоздан айныта алмаган, дип яза «Комсомольская правда» сайты.

Фото: © Тверь өлкәсе буенча Тикшерү комитеты

«Ашыгыч ярдәм» машинасы аны хастаханәгә алып китә, тик кыз аңына килмичә вафат була. Әлегә бу фаҗига турында шушындый мәгълүматлар гына бар. Хәзер клиникада тикшерүчеләр һәм прокурорлар эшли.

«Тверь өлкәсе Тикшерү комитетының Заволжский районара тикшерү бүлеге кечкенә бала үлеме буенча җинаять эше ачты», – дип хәбәр итә Тверь өлкәсе Тикшерү комитеты.

Кыз бала вафат булган клиника Тверьдә шактый билгеле, аны социаль челтәрләрдә утыручы әниләр дә еш телгә ала, күпләр анда балаларын йөртә.

Фото: © Тверь өлкәсе буенча Тикшерү комитеты

Клиника сайтында битлекле наркозның бәясе дә күрсәтелгән – бу процедура 1500 сум тора. Шунда ук, прейскурант янәшәсенә үк «бу антистресс ысулның куркынычы юк» дип язылган, бу наркоз балага стоматолог кәнәфиендә изрәргә ярдәм итә.

Ни өчен 3 яшьлек кызга тешләрен дәвалар өчен наркоз кирәк булуын, нинди төрдәге процедуралар уздырылуын һәм клиника табибларының мондый процедуралар ясарга тиешле квалификациясе бармы-юкмы икәнен тикшерүчеләргә ачыкларга туры киләчәк.

Хастаханәдә вафат булган кызның әнисе фикеренчә, бала препарат дозасының артык күп булуы аркасында үлгән булырга мөмкин. Бу хакта ул «Рен-ТВ»га сөйләгән.

«Үлеменең якынча сәбәбе – наркозның арттырылган дозасы. Шул сәбәпле кечкенә кызның йөрәге түзмәгән, һәм үпкәләре шешенә башлаган», – дип яза «Рен-ТВ» сайты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100