news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өч яшьлек бала уенчыклар автоматына кергән, аны чыгару өчен аппаратны ватканнар

news_top
Өч яшьлек бала уенчыклар автоматына кергән, аны чыгару өчен аппаратны ватканнар

Австралиядә 3 яшьлек бала уенчыклар автоматы эченә кергән һәм кире чыга алмаган. Бу хакта «ITV» басмасына сылтама белән «Газета.Ру» сайты яза.

3 яшьлек Итан нибары 2 секунд эчендә автоматның откан уенчыкларны ала торган кечкенә тәрәзәсеннән кран-машина эченә кереп китә. Аның әтисе дә якында гына була, тик нәрсә эшләргә икәнен аңышмый кала. Шулай итеп, бала тозакка эләгә.

Баланы коткарыр өчен, полицейскийлар килә. Итан куркынган була һәм, полицейскийларның күрсәтмәләрен игътибар белән тыңлап, автомат эченнән чыга ала. Аларга, малайны чыгарыр өчен, аппаратның пыяласын ватарга туры килгән.

«Син җиңдең, нинди бүләк алырга телисең?» – дип сорый аннан бер полицейский.

Квинсленд полициясе вәкиле үзенең 11 еллык карьерасында мондый хәлне бер тапкыр да күрмәвен сөйләгән. Алга таба мондый очракларны булдырмас өчен, хәзер сәүдә үзәге хуҗасы «Hello Kitty» автоматларын куючылар белән сөйләшү алып бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар