Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч яшьлек бала аягы сынган килеш көн буе балалар бакчасында торган

news_top_970_100

Төмәндәге балалар бакчасында 3 яшьлек кыз аягын сындырган. Кызның әтисе 72.ru сайтына баласының сынган аягы сынган көе көн буе бакчада булганын сөйләгән.

- Мин кызым янына килдем дә, «өйгә кайтабыз», дип әйттем. Ә ул бара алмый. Медик әйтүенчә, ул тигез урында келәмдә егылган. Сәгатьунда булган бу. Көн буе агына авыртып йөргән, аягын караганнар да – бетте. Мин кичке алтыда гына килдем, – дигән ул.

Бакчада кызның әнисенә егылуы турында әйтеп шалтыраттык, дигәннәр. Әмма җитди икәнен әйтмәгәннәр, шуңа да кызның әнисе үткәреп җибәргән.

- Минемчә, табибларга шалтыратырга кирәк иде. Мин бакчага килгәч, кызны күтәреп алып килделәр. Мин аны киендерә дә алмадым. Вак-төяк кенә түгел икәнлеге аңлашыла иде. Поликлиникага баргач, аягы сынганын әйттеләр, – дигән кызның әтисе.

- Бала аяк авырта дигән, ә медик әйтүенчә, аягы кызармаган да, көймәгән дә, т ырналмаган да. Ярты сәгатьтән тагын шалтыратышабыз дидек. Бала елаудан туктады, башка балаларның уйнаганын тәрәзәдән карый дип сөйли. Аннары йоклап китте диләр, уянгач карарбыз диделәр. Аннары берни әйтмәделәр, кичкә кадәр берни дә булмады, – ди кызның әтисе.

Бакча тәрбиячесен вакытлыча эштән алганнар. Бакча мөдире конфликтны туктату өчен берни дә эшләмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100