Дөньяда иң шәп булып саналган безнең мәктәп белеменә бәя бирү тәртибен «өч хәрефтән» торган безнең өчен ят системага күчерүгә инде ике дистә ел узды. Тик «тормышның төп сынавы» урынын алган Бердәм Дәүләт Имтиханы тирәсендә бәхәсләр һаман да тынмый. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки 10 ел укуның нәтиҗәсен мондый формада билгеләүнең кирәклеген гражданнарның күбесе кабул итә алмый.
БДИны яклаучыларның үз дәлилләре бар: хәзерге сораулар предметның бөтен якларына да кагылган булса, ә элеккеге – гадәти имтиханда исә билетта 2 генә сорау куела иде. Әгәр бәхетең елмаеп, шуларны гына белсәң дә, «бишле» кесәңдә иде. Ә бүгенге мәктәпне тәмамлаучылар фәнне төпләп өйрәнүнең кирәк түгеллеген белеп тора. Иң әһәмиятлесе – еш очрый торган сорауларны ятлап чыгарга, әгәр инде башың бөтенләй буш икән, җавапны бармак белән төртеп бирергә була. Кем белә бит – бәлки туры килер!
БДИ файдасына тагын бер аргумент – ул вузларга керү сынауларында котырып чәчәк аткан коррупцияне кысу. Әйе, бу шулай. Ректор кесәләренә гөрләп аккан акча ташкыннары бераз саеккандыр, әмма бөтенләй юкка чыкмаган. Акча, физикадагы энергия шикелле, беркая да китми, бары тик формасын гына үзгәртә. Бу очракта исә ул өстәмә рәвештә эшләүче укытучылар һәм репетиторларга күчә.
Һәм, ниһаять, «өч хәреф»не яклаучыларның төп дәлиле. БДИ буенча яхшы баллар һәм компьютер тычканының җиңел хәрәкәте нәтиҗәсендә, әллә нинди ерак авылда мәктәп тәмамлаган егет йә кыз илнең теләсә кайсы уку йортының студенты булып китә ала. Ярый, монысы да булды, ди. Ләкин элек вуз профессорлары белемгә сусаган яшүсмерләргә белем буенча гына түгел, ә шәхси сыйфатлар буенча да бәя биргән булсалар, хәзер дә, карбызны ярып карамыйча белеп булмаган кебек, абитуриентларны да ничек бар, шулай кабул итәргә туры килә.
Ә реформалар белән мәгариф тәҗрибәләре куышлы уйнаган арада, бичара укучыларга, БДИны «бөкләп салу» өчен, тере укытучыны түгел, ә җансыз системаны алдарга тырышырга туры килә.
Берзаман Казанда бер 11нче сыйныф укучысы имтиханга гипсланган кул белән килгән. Күзәтүчеләр, аны жәлләп, телләрен шартлатканнар, тик кинәт кенә гипс эченнән шалтырау тавышы ишетелгән – аның эчендә мобиль телефон яшерелгән булган. Егет шпаргалкалар әзерләп интекмәскә булган һәм шушы юлны сайлаган. Кызганыч, барып чыкмаган...
Менә Карачай-Чиркәстә имтиханга улы урынына әтисе килгән. Экзаменаторлар моны тиз генә аңлый алмаганнар. Башта үз яшеннән өлкәнрәк күренүче укучыны җентекләп күзәткәннәр. Ә аннан соң аның йөзен паспорттагы фото белән чагыштыргач, ялган ачыкланган. Атага имтиханны ташлап китәргә туры килгән.
Әйтергә кирәк, мәктәпне тәмамлаучыларның әти-әниләренә кайчандыр алынган белемнәрен легаль рәвештә дә тикшерергә була. Инде берничә ел, өлкән буын өчен, БДИ каршында куркуны киметергә тиешле «Бергә тапшырабыз» дип аталган Бөтенроссия акциясе эшләп килә. Өлкәннәр онлайнда күңел ачып утырган арада, балалар үзләренең киләчәк тормышын билгеләүче әлеге дә баягы «өч хәреф» өстендә баш вата. Кеше турында БДИ буенча фикер йөртмиләр, дип сөйләсәләр дә, тормышта башкачарак килеп чыга.