Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч хәрбине кыйнап, аннан шартлатып үтергән Рамилгә гаепләү белдерелде

news_top_970_100

Тикшерүчеләр Башкортстаннан 3 хәрбине үтерүдә шикләнелгән 2 хәрбигә карата гаепләү белдерде. Хәрбиләрне, имеш, полкташларын үтергән өчен башта вәхшиләрчә кыйнаганнар, аннан гранаталар белән шартлатканнар. Соңрак, һәлак булган 3 хәрбинең 2сенең үтерүгә бернинди дә катнашы булмавы ачыклана, дип яза «База» Телеграм-каналы.

3 хәрбине 2023 елның августында үтерделәр. Эш материаллары буенча, «Ватан» иреклеләр отряды командиры, лейтенант У. Рамил (позывное – «Самурай») һәм аның машина йөртүчесе Илнур (позывное – «Рух») Лозовое бистәсенә хәрбиләрнең вакытлыча дислокация урынына килә, алар исерек хәрбиләрне ачыкларга тели. Рамил шәхси составны тезеп бастыра һәм үзе исерек дип санаган берничә кешене сайлый. Болар Илшат Н. (позывное – «Святой»), Салават Р. («Раф»), Айдар А. («Якудза»), Николай К. («Фикса»), Ринат Х. («Рена»), Алексей К. («Кира») һәм Александр М. («Муха») исемле хәрбиләр була. Ә соңрак экспертиза ачыклаганча, кимендә 2 кешенең – «Якудза» һәм «Раф»ның канында алкоголь булмаган.

Лейтенант кул астындагыларга кырыс җәза бирергә уйлый: аның боерыгы буенча аларның коралларын тартып алалар, агачка бәйләп куялар һәм кыйныйлар. Шаһитлар биргән күрсәтмәләр буенча, Самурай хәрбиләрне приклады, аяклары һәм таяк белән кыйный. Шуннан соң лейтенант йөртүчесе белән йөк машинасына утыра да китеп бара. Берникадәр вакыт узгач аңа шалтыраталар һәм агачка бәйләп куелган берничә хәрбинең ычкынып киткәнен әйтәләр. Ә озак та узмый, аңа юлда икенче хәрбиләр очрый һәм алар лагерьдә үтерү очрагы булуын әйтә: «Артист» позывнойлы хәрби һәлак булган була. Рамил «Артист»ны кем үтергәнен ачыклый алмый. Ул машина кузовына пулемет куя һәм йөртүчесенә кире борылырга боера.

Лагерьгә килгәч, Рамил агачтан ычкынган кешеләрнең барысына да урманга качарга кушып кычкыра, пулеметтан ут ачу белән яный. «Святой», «Раф» һәм «Якудза» позывнойлы 3 хәрби күренә. Рамил «Артист» турында сораштыра башлый, әмма хәрбиләр берни дә җавап бирми. Шул вакытта лейтенант аларны кабат агачка бәйли һәм кыйный. Якынча шул вакытта «Артист»ның мәетен табалар. Тикшерү мәгълүматлары буенча, Рамил һәлак булган «Артист»ның мәетен һәм көч-хәлгә исән булган Илшатны, Салаватны һәм Айдарны йөк машинасына төяргә боера. «Самурай» шаһитларга «кыйналган хәрбиләр авыр җинаять кылды, шуңа күрә аларны хәрби часть штабына алып барырга кирәк» дип әйтә.

Әмма чынлыкта исә, «Святой»ны, «Якудза»ны һәм «Раф»ны урманга алып китәләр. Анда Рамил берничә граната ала һәм хәрбиләрне шартлата. Икесе шундук үлә, ә өченчесен лейтенат тагын бер граната шартлатып үтерә. Хәрбиләрнең мәетләрен яндыралар.

Шуннан соң Рамил «шикләнелүчеләр һәм хәрбиләр качты» дип сөйли. Ләкин берничә көннән аларның мәетләрен табалар, ә Рамилне тоткарлыйлар.

Соңрак «Раф»ның һәм «Святой»ның «Артист»ны үтерүгә бернинди катнашлары булмау ачыклана. Тикшерү мәгълүматлары буенча, «Артист»ны башка хәрби (аны 13 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр инде) белән бергә «Якудза» үтерә. Шул ук вакытта, кайбер хәрбиләр, «Якудза» «Артист»ны үтерүдә катнашмаган, дип тә белдерә.

Әлеге эш буенча тикшерү тәмамланган. Рамилгә һәм аның машина йөртүчесенә берничә авыр маддә буенча гаепләү белдерелгән, тик лейтенант үз гаебен танымаган, ә йөртүчесе өлешчә генә таныган. Тикшерү барган вакытта, «Самурай» кимендә 3 мәртәбә махсус операциягә җибәрүләрен сораган, әмма җинаятенең авырлыгын исәпкә алып, тикшерүче баш тарткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100