news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өч үсмер машина урлаган һәм чокырга төшеп имгәнгән

news_top
Өч үсмер машина урлаган һәм чокырга төшеп имгәнгән
Фото: Камчатка крае прокуратурасы телеграм-каналыннан

Петропавловск-Камчатскида прокуратура 3 яшүсмернең машина урлау факты буенча тикшерү оештырган. Үсмерләр урланган машина белән юл кырыена төшеп киткән һәм төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта «ВЕСТИ.ру» хәбәр итә.

Төбәк прокуратурасының якынча мәгълүматлары буенча, әлеге вакыйга 12 августка каршы төндә булган. 13, 14 һәм 15 яшьлек өч үсмер Красная сопка урамында бикләнмәгән автомобильне урлаган. Сахалин урамы буйлап барганда, автомобиль белән идарә иткән үсмер идарәне югалткан, һәм машина юл кырыеннан чокырга төшеп киткән.

«Транспорт әйләнеп капланган, үсмерләрнең барысы да сыну, бәрелү җәрәхәтләре алган», – диләр күзәтчелек ведомствосында.

Хәзерге вакытта прокуратура хезмәткәрләре вакыйганың сәбәпләрен ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар