Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч улыбыз бар, дүртенчесен көтә идек». Мартта бала табарга тиешле яшь әни авариядә үлгән

news_top_970_100

Уралда күп балалы хатын коточкыч авариядә үлгән. Ул дүртенчегә авырлы һәм тагын 1 айдан баласын табарга тиеш булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

28 яшьлек Екатерина 7 февральдә «ВАЗ-2112» машинасында Екатеринбургка барган чакта 15.00 сәгатьтә Кировградка керә торган юлда авариягә очрый.

Свердловск өлкәсе буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, рульдәге хатын-кыз имин тизлек сайламый, каршы як полосага чыга һәм «МАН» йөк машинасына бәрелә. Ул «ашыгыч ярдәм» килгәнче һәлак була.

«Бүген минем яраткан хатыным һәм дөньяга килергә дә өлгермәгән улым үлде. Мин сезне гел истә тотармын, бик-бик яратырмын, бик-бик сагынырмын. Мин сезне беркайчан да онытмам», – дип язган Екатеринаның ире социаль челтәрләрдә.

Тол калган Александр «КП-Екатеринбург» хәбәрчесенә сөйләгәнчә, алар 10 елдан артык бергә. «Безнең 3 улыбыз бар, дүртенчесен көтә идек. Катюша 1 айдан – март башында табарга тиеш иде», – ди ул.

Екатерина бәрелгән йөк машинасын йөртүче сүзләренчә, ул экстрен тормозларга да маташкан, ләкин бәрелүдән кача алмаган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100