Маһия апаның язмышын дошманыңа да теләмәссең. Минем аның ирен бер дә күргәнем булмады. Ул күптән инде фаҗигале рәвешле вафат булган. Бик кызу кеше иде, дип сөйләгәннәрен хәтерлим. Өч ул тәрбияләп үстерәләр алар.
Маһия апа икенче уллары белән авырлы чакта, Сәлим абый яхшы гына «салган» килеш кайтып, хатынын бәрәңге җирендә тәпәләп ташлаган. Шулкадәр ачуын чыгарырлык нинди сәбәп булгандыр. Башта көрәк белән кизәнгән, дип тә сөйләделәр.
Ул чакта инде Маһия апа үзе дә, баласы да исән калмаслар иде, мөгаен. Көрәген читкә ташлап, хатынны җиргә этеп җибәреп, аяклары белән типкәләгән. Кая эләгә, шунда суккан. Нәтиҗәдә, Маһия апаның исән җире калмый, һәм улы дөньяга вакытыннан алда, гарип булып туа. Ул баланы авылда күргән кеше булмады. Мин аның исемен дә белмим. Ул гомере буе урын өстендә, әнисе тәрбиясендә көн күрә.
Калган икесе буйга җитеп үз тормышларын коралар. Маһия апа киленнәрен үз кызлары кебек кабул итә. Маратныкы – укытучы, соңрак мәктәп директоры була. Тормышлары мул, ике ул үстерәләр.
Наил дә абыйсыннан калышмый. Туган йортына капма-каршы зур йорт салып куя. Хатыны Ләйсән белән өч балага гомер бүләк итәләр. Куанып туялмый Маһия апа улларының тормышларына. Үзенең язмышы уңмаса да, картайган көнендә балалары бәхетле итә аны. Ләкин озакка түгел.
Җәйге эссе көннәрнең берсендә авылда коточкыч хәл була. Иртә белән Наилнең йорты алдында «яшыгыч ярдәм», полиция машиналары тора, чит-ят кешеләр йөри. «Нәрсә булды?» – дип кызыксынучыларны якын китермиләр. Соңрак «Наил һәлак, хатыны пычак кадап үтергән» дигән хәбәр тарала.
Ниләр кичергәндер ана йөрәге бу минутларда? Башка сыймаслык хәл бит. Соңрак аны төрлечә сөйләделәр, бер Ләйсәнне гаепләделәр, бер – Наилнең үзен. Чынлап та ни булганын берсе дә белмәде. Наилне җирләделәр, җәзага тартылучы булмады. Ләйсән балалары белән Маһия апага каршы йортта бүген дә яши.
Вакыт уза, яралар төзәлә, диләр. Шулай микән, кеше эченә кереп булмый шул. Үзләре генә беләдер инде. Сиксәнне куган Маһия апа инвалид улы белән гомер кичерә. Бөтен өмете, бөтен бәхете – оныклары һәм олы улы Маратта. Ләкин анысы да бик куандырмый соңгы вакытта. Әтисенә охшап, холкы начар, эчүгә салышкан. Тора-бара хатыны, моңа түзә алмыйча, бар дөньясын ташлап, әнисе янына Казанга чыгып китә. Шул көннән алып Маһия апаның күңелен борчу биләп алды. Ул инде улыннан яхшылык көтмәде. Үз куллары белән дөньясына ут төрткән көнне ул Маратта үзенең мәрхүм ирен күрде, хәтерендә бәрәңге җирендә булган хәлләр яңарды. Ләкин бу юлы тәнен түгел, күңелен кыйнадылар аның.