Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч турист чит илләрдән малярия йоктырып кайтты»: әлеге авырудан ничек сакланырга?

Соңгы 15 елда республика эчендә малярия йоктыру очраклары ачыкланмаган, әмма аны даими рәвештә башка илләрдән алып кайталар. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территорияләрне санитар саклау бүлеге башлыгы Анна Алешина әлеге авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, аны кайсы илләрдә йоктырырга мөмкин булуы турында сөйләде.

news_top_970_100
«Өч турист чит илләрдән малярия йоктырып кайтты»: әлеге авырудан ничек сакланырга?
2010 елдан Татарстанда 28 малярия очрагы теркәлгән. 2022 елда бу авыруны Төркиядән, Руанда һәм Чад республикаларыннан өч татарстанлы йоктырып кайткан.
«Татар-информ»

Узган ел 3 татарстанлы малярия йоктырып кайткан

2010 елдан Татарстанда 28 малярия очрагы теркәлгән. 2022 елда бу авыруны Төркиядән, Руанда һәм Чад республикаларыннан 3 татарстанлы йоктырып кайткан.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияләрне санитар саклау бүлеге башлыгы Анна Алешина «Татар-информ»га республика эчендә инде 15 ел дәвамында авыру очраклары ачыкланмавын сөйләде. Татарстан халкы инфекцияне чит илләрдән генә алып кайткан. Бу хакта Эвелина Киселева яза.

«Малярия – йогышлы авыру, аны черкиләр ташый. Малярия бары черки тешләве аша гына йога», – дип сөйләде санитар табиб.

Анна Алешина: «Малярия – йогышлы авыру, аны черкиләр ташый. Малярия бары черки тешләве аша гына йога».

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

Черкиләр малярияне авыру кешеләр булган очракта гына йоктыра

«Татарстан Республикасы территориясендә малярия таралу өчен шартлар бар, чөнки бездә анофелес черкиләрен очратырга мөмкин. Авыру йоктырган кешеләр булганда, черкиләр дә бу инфекцияне йоктырып, башкаларга тарата ала», – дип билгеләп үтте Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы.

Хәзерге вакытта авырулар юк диярлек, шуңа күрә черкиләр бернинди куркыныч тудырмый. Малярия таралу куркынычы бик түбән, дип ассызыклады санитар табиб.

Авыруның иң куркыныч төре булган тропик малярия исә анофелес черкиләре аша күчә.

9 июньдә Татарстанда сулыкларны черкиләргә каршы эшкәртә башладылар. Территорияләрне черкиләрнең личинкаларына каршы эшкәртәләр.

9 июньдә Татарстанда сулыкларны черкиләргә каршы эшкәртә башладылар. Территорияләрне черкиләрнең личинкаларына каршы эшкәртәләр.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Татарстан Республикасында ел саен черкиләр артырга мөмкин булган сулыклар паспортлаштырыла. Бу сулыклар безнең контрольдә. Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре һәр 2 атна саен сулыкларда черки личинкалары булу-булмавын тикшерә һәм акарицид эшкәртү үткәрә, моның өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан акча бүлеп бирелә. Эш планлы алып барыла», – ди ул.

Анна Алешина аңлатканча, татарстанлылар, вакыт-вакыт, черкиләрнең күп булуыннан зарлана. Белгеч сулыкларның җентекләп эшкәртелүен аңлатты. Ләкин алар башка дымлы урыннарда да үрчи ала, мәсәлән, ачык торган мичкәләрдә, җыелып торган суларда яки куе үсемлекләр арасында.

Малярияне кайсы илләрдә йоктырырга мөмкин?

Санитар табиб сүзләренчә, отпускны планлаштырганда, татарстанлылар туроператордан яки инфекционисттан барырга планлаштырылган илдә малярия белән бәйле хәл турында кызыксынырга тиеш.

Анна Алешина малярия буенча имин булмаган илләрне санап чыкты:

Африка: Ангола, Ботсвана, Гана, Кения, Кот-д’Ивуар, Мадагаскар, Судан, Көньяк Судан, Нигерия, Конго, Танзания.

Көньяк-Көнчыгыш Азия: Һиндстан, Индонезия, Мьянма, Непал, Таиланд.

Көнчыгыш Урта диңгез: Йемен, Пакыстан, Согуд Гарәбстаны.

Америка төбәге илләре: Венесуэла, Коста-Рика, Мексика, Панама, Перу, АКШ.

«Малярия очраклары булган бу илләргә барганда төп профилактика – черкиләрдән саклану. Репеллент куллану, ябык кием киеп йөрү. Әгәр дә черкиләр бик күп булса, челтәрләр астында йоклау. Озак вакытлы инсектицидлар – черкиләрдән саклану чараларын куллану», – дип билгеләп үтте Анна Алешина.

Россиядә бу авыруга каршы прививка ясатмыйлар, мондый вакцина теркәлмәгән, әмма сәфәр алдыннан, табиб-инфекционист кирәкле дозада профилактик терапия яза ала.

Маляриянең беренче билгеләре – югары температура, калтырану, косу һәм баш авырту.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

«Дулкын сыман лихорадка һәм косу – ашыгыч рәвештә табибка!»

«Куркыныч» илләрдән ялдан кайткач, хәлегезгә игътибар итәргә кирәк. Маляриянең беренче билгеләре – югары температура, калтырану, косу һәм баш авырту.

Инкубация чоры 10-25 көн дәвам итә. Мондый озын вакыт сәбәпле, авыру ялдан кайткач башлана.

«Мондый симптомнар белән шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә һәм малярия буенча эндемик илдә булып кайтуны хәбәр итәргә кирәк. Табиб моның черки тешләү белән бәйле авыру булырга мөмкинлеген белеп торырга тиеш», – диде Анна Алешина.

Авыру билгеләре булган туристлар яшәү урыны буенча табиб-инфекционистка мөрәҗәгать итә яки инфекцион хастаханәгә килә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100