news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өч төрле эчлекле «Патшабикә пирогы» рецепты

news_top
Өч төрле эчлекле «Патшабикә пирогы» рецепты
Фото: Рәмзия Вәлиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиевадан өч төрле эчлекле «Патшабикә пирогы» рецептын тәкъдим итәбез. Блогер пирогка, эремчектән тыш, караҗимеш һәм киви да салган. «Бик тәмле була», – дип белдерә ул.

Валчыклы камыр өчен: 160 грамм атланмай, 0,5 стакан шикәр комы, 0,5 бал кашыгы сода, 3 стакан он. Май белән онны бергә уарга, аннары калган ингредиентларын да салып, камырны әзерләп бетерергә.

Табаны майларга, камырны таба кырыйларына күтәртеп җәяргә.

Эчлек өчен 500 грамм эремчек, 2 йомырка, 0,5 стакан шикәр комы салып, блендер белән вакларга.

Камыр өстенә, беренче эчлек итеп, иттарткычтан чыгарылган караҗимеш җәяргә. Аның өстенә эремчек салырга, ә өстенә юка итеп кисеп киви тезеп чыгарга һәм калган камыр белән өстен капларга.

Пирогны 180 градуска кадәр кызган мичтә 30 минут пешерергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар