Нариманов шәһәрендә эчтән бикле фатирда 45 һәм 44 яшьлек ир белән хатынның мәете табылган. Ир-ат белән хатын-кызның тәнендә көч куллану эзләре ачыкланмаган. Бу очрак тикшерүчеләр өчен чын табышмак булган. Әмма «үтерүчене» бик тиз тапканнар. Бу хакта «Аргументы и факты» хәбәр итә.
Күзгә күренми торган үтерүче
Полициягә гаиләнең танышлары шалтыраткан. Алар ир белән хатынның телефоннарын алмавы турында хәбәр иткән. Гаилә яшәгән урынга оперативниклар килгән, һәм фатирның эчтән бикле булуын ачыклаган. Ишеккә шакып һәм төймәгә басып караганнар – берәү дә җавап бирмәгән. Фатирны ачып кергәч, хезмәткәрләр 2 мәет тапкан. Аларның берсе юыну бүлмәсендә, икенчесе бүлмәдә яткан. Ир-ат белән хатын-кызның тәнендә көч куллану эзләре булмаган.
Әмма тиздән ирле-хатынлы парның яңа газ котелы аркасында сөрем газы белән агуланып үлгәне билгеле булган.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, пар мөстәкыйль рәвештә газ колонкасы урнаштырган. Җиһазны кабызганнан соң, фатирда сөрем газы тарала башлаган. Аның төсе дә, исе дә юк – шуңа күрә ир белән хатын нәрсә булганын аңламый да калган. Алар икесе дә кинәт аңын югалтып егылган һәм үлгән.
Сөрем газын 3 тапкыр сулау да җитә
Сөрем газын күреп тә, исен сизеп тә булмый. Ул газ җиһазлары дөрес эшләмәгән яки вентиляция начар булган очракта тарала. Организмга сөрем газы эләккәч, кан кислород тарата алмый башлый. Белгечләр әйтүенчә, бу мәкерле газны 3 тапкыр сулау да җитә – кеше аңын югалтып егыла, ә ярдәм күрсәтүче булмаган очракта, санаулы минутлардан үлә.
Сөрем газы бигрәк тә кечкенә биналарда – мунчада, гаражда, тәрәзәләре ябылган фатирда куркыныч, диелә хәбәрдә.