
Сербия министры туры эфир вакытында инсульт кичерде – әлеге кадрлар һәркем белән дә фаҗига булырга мөмкин икәнлеген искәртте. Инсультны секундлар эчендә ничек танырга? Һәм нинди гади кагыйдәләр фаҗигадән саклап кала ала? Бу турыда «О самом главном» тапшыруында сөйләделәр, дип, «Вести» каналы хәбәр итә.
Мөһим нәрсәне аңлау кирәк: инсульт – ул авыруның башы түгел, ә азагы. Бу – еллар дәвамында күзәнәкләрне җимерү нәтиҗәсе, без еш кына моны игътибарсыз калдырабыз. Инсульт алдыннан организм еш кына вакытлы ишемик атакалар («мини-инсультлар») аша сигнал бирә: кулда яки аякта вакытлыча көчсезлек, сөйләм бозылуы, яки вакытлыча күрү югалуы. Бу билгеләр тәүлек эчендә үтеп китәргә мөмкин, ләкин аларны игътибарсыз калдырырга ярамый – һәр дүртенче кешедә моннан соң чын инсульт башлана.
Инсультны табиблар У.Д.А.Р дип атаган гади тест аша танырга мөмкин:
- Елмаю (улыбка) – йөз асимметриясе, ирен почмагы төшү.
- Хәрәкәт (движение) – ике кулны тигез күтәреп булмый.
- Артикуляция – сөйләм аңлашылмый.
- Чишелеше (решение) – кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк.
Табибларда симптомнар башланганнан соң нибары 3 сәгать вакыт бар. Бу «терапевтик тәрәзә»дә алар махсус дарулар белән тромбны эретә ала, яки аны механик ысул белән тамырдан чыгара ала. 3 сәгать узгач, баш миенең зарарланган өлеше кире кайтмаслык юкка чыга, һәм аны торгызу мөмкин булмый. Шуңа күрә симптомнар башланган төгәл вакытны билгеләү һәм кешене мөмкин кадәр тизрәк хастаханәгә китерү бик мөһим.
Кешегә инсульт булганын күрсәң, нишләргә?
- Кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакырыгыз.
- Симптомнар башланган вакытны язып куегыз.
- Кешене буылып үлүдән саклау өчен ян ягына яткырыгыз.
- Бернинди дару да бирмәгез – инсульт төре билгеләнгәнче дару бирү үлемгә китерергә мөмкин.
Куркыныч бары тик өлкәннәр генә янамый. Классик куркыныч факторларына
- дәваланмаган югары кан басымы,
- диабет,
- тәмәке тарту,
- артык авырлык
- 55 яшьтән өлкәнрәк булу керә.
Ләкин яшь кешеләр дә инсульт корбаны булырга мөмкин, бигрәк тә ораль контрацептивлар эчсә, тәмәке тартса, кан әйләнеше системасында тайпылышлар яки генетик сәбәпләр булганда.
Инсульт профилактикасы 4 төп күрсәткечне контрольдә тотудан башлана:
- Кан басымы – «баштагы үтерүче», аны даими үлчәп, контрольдә тотарга кирәк.
- Холестеринны ел саен тикшерергә кирәк, кандагы шикәр дәрәҗәсен бигрәк тә 40 яшьтән соң күзәтү мөһим.
- Кан тамырлары торышын УЗИ аша тикшереп, куркыныч килүен вакытында күреп була.