Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч олы кеше һәм ике бала машина эчендә янып үлгән

news_top_970_100
Өч олы кеше һәм ике бала машина эчендә янып үлгән
Фото: https://t.me/prokuraturatverskoioblasti

12 ноябрьдә Тверь өлкәсендә М-9 «Балтия» трассасында коточкыч авариядә 5 кеше янып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига Нелидовский округында кич белән була.

Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе хәбәр иткәнчә, 17.10 сәгатьтә «Форд Фокус» машинасын йөртүче, алдагы машинаны узар өчен, каршы як полосага чыга. Биредә ул йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешә. «Форд»ка ут каба. Аның эчендә 5 кеше – 3 олы кеше һәм балигъ булмаган яшьтәге 2 бала була. Алар барысы да һәлак була, машина тулысынча янып бетә.

Әлеге авариядә тагын бер машина – «ВАЗ-2109» катнаша. «Форд Фокус» нәкъ менә шушы машинаны узарга чыккан һәм йөк машинасына бәрелгән. Аннары «Форд» «ВАЗ» автомобиленә дә бәрелгән. «ВАЗ» машинасындагы кешеләргә зыян килмәгән.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100