news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өч олы кеше һәм ике бала авариягә очраган машина эчендә янып үлгән

news_top
Өч олы кеше һәм ике бала авариягә очраган машина эчендә янып үлгән
"Татар-информ" архивы

Ростов өлкәсендә коточкыч авариядә өч олы кеше һәм ике бала машина эчендә янып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Волгодонск – Зимовники» трассасында йөк машинасы белән җиңел автомобиль бәрелешә. Авариядә биш кеше, шул исәптән ике бала һәлак булды, дип хәбәр иткәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

Якынча белешмә буенча, юлдан барган чакта «Тонар» йөк машинасының тәгәрмәче шартлый. Йөк машинасы каршы як полосага чыга һәм «ВАЗ-2110» автомобиленә бәрелә.

Авариядән соң җиңел машинага ут каба. Аның эчендәге биш кеше урында ук һәлак була, диелә хәбәрдә.

«Тонар» пассажирлары исән калган, алар имгәнгән, ә йөртүчегә урында медицина ярдәме күрсәткәннәр. Аның хатынын һәм биш яшьлек улын хастаханәгә илткәннәр.

Урынга район прокуроры барган. Тикшерү эшләре оештырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар