Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч нәни малай шәһәр янындагы сусаклагычта батып үлгән

news_top_970_100
Өч нәни малай шәһәр янындагы сусаклагычта батып үлгән
https://tver.sledcom.ru/

Тверь өлкәсенең Кувшиново шәһәре янындагы Түбән Негочанский сусаклагычында өч бала батып үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Тверь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига 24 июньдә була. 5-6 яшьлек балалар – 2014, 2015 һәм 2016 елда туган малайларның мәетен тапкач, җинаять эше ачылган. Балаларны судан чыгарганнар. Аларны карагач, көч кулланып үтерү билгеләре ачыкланмаган.

Экспертизалар билгеләнгән, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Якынча белешмә буенча, балалар су буенда үзләре генә була, якында өлкәннәр булмый. Тверь өлкәсе губернаторы Игорь Руденя тикшерү эшләрен үзе контрольгә алган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100