news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Өч көннән инфаркт белән алып киткәннәр»: табиб беренче куркыныч сигналларны атады

news_top

Кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Ольга Стойко соңгы айларда стационарга кабул ителгән пациентларның хәлен анализлаган һәм инфарктның иң еш билгеләрен атаган. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Бу – инфарктны вакытында танырга, үзеңә яки якыннарыңа ярдәм итәргә, тел астына нитроглицерин куярга һәм «ашыгыч ярдәм» чакырырга ярдәм итәчәк», – дип яза табиб телеграм-каналында.

Бер пациент күкрәк читлеге артында кинәт басып авырта башлавын тойган. Авырту 3 көн дәвам иткән. Электрокардиограмма зур чыганаклы инфаркт булуын күрсәткән.

Икенче бер ир-ат 2 көн дәвамында күкрәк читлегенең аскы өлешендә кысып авырту тойган. Пациентка 200 метрга кадәр ара узу да кыенлашкан. Соңрак авырту көчәя башлаган. «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре зур булмаган инфаркт чыганагын ачыклаган.

Тагын бер пациентны, табибларга мөрәҗәгать итәргә 4 көн кала, тик утырганда да күкрәк турында вакыт-вакыт басып авырту борчый башлаган. Моннан тыш, ул аскы теш казнасы авыртуын тойган. Кайберәүләр мондый очракта шулай ук тамак тирәсендә дә авырту сизә.

Икенче бер ир-ат, төнге сәгать 1дән соң тыны кысыла башлагач, тамагында гыжлау барлыкка килгәч, «ашыгыч ярдәм» чакырган. Пациентларның барысы да диярлек мондый чакта хәлсезлек тоюын, борчылу тойгысы кичерүен һәм тиргә батуын әйткән.

«Игътибар итегез – авыруларның барысын да күкрәк читлегендә басып-кысып авырту борчыган», – дип яза кардиолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар