«Өч көн узгач, күршеләр тәрәзәне ватты». Ир белән хатын, аларның ике улы мәете табылган
Ростов өлкәсендә ир белән хатын, аларның ике улы сөрем газы белән агуланып үлгән. Бер хатын-кыз гына исән калган. 3 көн узгач, аларны күршеләре таба. Бу турыда «Комсомольская правда» Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.
Щепкин авыл җирлеге территориясендәге бакчачылык ширкәтендә бер йортта 66 яшьлек хуҗа, аның 65 яшьлек хатыны, 39 һәм 38 яшьлек ике улы һәм 34 яшьлек килене яши. Өйгә газ кертелмәгән, алар электр белән җылыта, электр булмаса, дизель генераторы эшләтәләр. 17 гыйнварга каршы төндә ут бетә, алар генератор тоташтыра.
19 гыйнварда күршеләре борчуга кала, алар берничә көн хуҗаларны күрмәгәч, ишегалдына киләләр. Ишек ачучы булмый, тәрәзәгә карыйлар. Идәндә яшь хатын ята, ул башын акрын гына селкетә. Күрше тәрәзәне вата, ярдәм чакыра. Алар хуҗаларның бер улының хатынын урамга алып чыга, ул исән, тик авыр хәлдә була. Аннары аш бүлмәсендә 4 мәет табыла. Алар барысы да җылы итеп киенгән. Подвалда тора торган генераторда исә бензин беткән була.
Шәхси йортта табылган мәетләрдә сөрем газы белән агулану билгеләре була, дигән тикшерүчеләр. Якынча белешмә буенча, фаҗига подвалда урнаштырылган бензинлы электрогенератор эшләү аркасында килеп чыккан, диелә хәбәрдә.