news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өч көн элек югалган 17 яшьлек Гөлзифаны эзлиләр

news_top

Башкортстанның Баймак районындагы Чыңгыз авылында яшәүче 17 яшьлек Гөлзифа Хәнәфина югалган. Ул 31 августта өйдән чыгып киткән һәм шуннан бирле хәбәре юк. Бу турыда «Башинформ» «БаРС» эзләү отрядына сылтама белән хәбәр итте.

Гөлзифаның буе 160 см, чандыр гәүдәле, кара чәчле, кара күзле.

Югалган көнне кыска зәңгәрсу куртка, спорт чалбары, ачык төсле кроссовки, башлык кигән.

Гөлзифа Хәнәфина турында белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен номер: 8 (937) 3-102-112 яки 112.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар