Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч көн бөтен шәһәр халкы эзләгән 6 яшьлек бала берничә ай элек үлгән булган

news_top_970_100
Өч көн бөтен шәһәр халкы эзләгән 6 яшьлек бала берничә ай элек үлгән булган
"Татар-информ" архивы

Екатеринбургта бөтен шәһәр халкы диярлек 3 көн буенча эзләгән 6 яшьлек малайның мәете табылган. Опекага алынган баланың берничә ай элек үлгән булуы ачыкланган. Гаилә исә бу хәлне опека органнарыннан яшергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Анатолий Надбитов сүзләренчә, җинаять эше ачылган, опека органнарының вазифаи җинаяте ихтималын да тикшерәләр.

«Бала үлемен опекун опекага алынган балаларны контрольдә тота торган структура хезмәткәрләреннән яшергән. Шул ук вакытта әлеге хезмәткәрләр үзләре нәни баланың опекун гаиләсендә яшәү шартлары белән кызыксынмаган. Ә бу исә фаҗигане озак вакыт яшереп торырга мөмкинлек тудырган», – дигән Анатолий Надбитов.

Бала бу гаиләдә 3 ел яшәгән. Аның үлеменең төгәл сәбәбен судмедэкспертиза ачыклаячак. Мәетне сумкага салып, гаражлар арасында илтеп атканнар.

«Якынча белешмә буенча, балигъ булмаган бала күптән үлгән. Бу вакытта исә, кинодагы кебек, криминаль постановка уйналган, имеш, малайның ничек югалуын беркем дә тәгаен белми. Тикшерүчеләр гаилә фаҗигасенең кайгылы финалын ачыклаган», – дигән төбәктә Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Валерий Горелых.

Малайның мәетен табу турында 29 июньдә иртән билгеле була. Аның опекуны Вероника: «Малай 26 июньдә иртән өйдән чыгып китте», – ди. 3 көн буена 1500 волонтер һәм хокук саклаучы баланы эзли. Хәзер Верониканың кулга алынуы һәм «нәни баланы үтерү» маддәсе буенча җинаятьтә шикләнелүе билгеле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100