«Өч кеше үлде». Әнисен Уфага хастаханәгә алып баручы ир-ат коточкыч авариядә һәлак
Башкортстанда яшәүче ир-ат әнисен Уфага хастаханәгә алып барганда һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Чиләбе буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, авария 11 декабрьдә Мәскәү – Чиләбе юлында Ашинский районында була. 1958 елда туган ир-ат «Лада Веста» белән идарә итә. Ул рөхсәт ителгән урында узарга чыга, тик каршыга килә торган «Nissan X-Trail» машинасына бәрелә. Аның белән 1985 елда туган ир-ат идарә итә. Шуннан соң «Лада Веста» ярымприцеплы «Вольво» машинасына бәрелә.
Авариядә «Лада Веста» йөртүчесе һәм салондагы пассажир хатын (1956 елда туган), «Nissan» йөртүчесе урында ук үлә. «Лада Веста» һәм «Nissan» машиналарындагы 2 пассажир хатынны хастаханәгә илтәләр.
«На земле Салавата» газетасы белешмәсе буенча, авариядә Салават районының Мөрсәлим авылында яшәүче 38 яшьлек Альберт С. үлгән, аның анасы имгәнгән. Альберт әнисен Уфага хастаханәгә алып барырга чыккан булган.
Авылдашлары сүзләренчә, Альбертның 20 еллык машина йөртү стажы бар, ул бик пөхтә йөргән. Ләкин соңгы очракта «Лада» аның каршысына ук килеп чыккан, ул берни эшли алмаган. Мәрхүмнең 5 һәм 7 сыйныфта укучы 2 улы ятим, хатыны тол калган, диелә хәбәрдә.