Өч кечкенә бала белән ялгыз калган ана: «Улым «әти» дип чит ир кешегә үрелә»
«Бала табу йортыннан иремнең бөтен туганнары җыелып килеп каршы алдылар. 20-30 кеше каршы алса да, яныңда ирең булмаса, рәхәт түгел икән ул», – ди Мөслим районында яшәүче Ләйсән Абдуллина. Ул үзенең авыр тормыш юлын «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.
Мөслимдә яшәүче Ләйсән Абдуллинага тормыш берсеннән-берсе аяусыз сынауларын җибәреп кенә тора. Үзен кызганып, зарланып утыруга да аның вакыты юк: бүген ул 3 баласына әни дә, әти дә...
Сөйләшү барышында Ләйсән бәхетле көннәрен искә төшереп, ире белән танышкан мизгелләренә дә кайтып килде:
Чыгышым белән мин Мөслим районы Шуган авылыннан, – дип башлады ул сүзен. – Булачак ирем белән туган ягыбыз басуларында таныштык. Мин ашарга китерәм, ә ул комбайнер ярдәмчесе иде. Ул вакытта алай бер-беребезгә артык игътибар да итмәдек. Җәй үткәч, ул безнең сыйныфка – 10 класска укырга килде. Шунда аның белән дуслашып киттек, якынайдык, очраша башладык.
Мәктәпне бетергәч, мин Әлмәт политехника техникумына укырга кергән идем. Анда гел егетләр генә укый торган булып чыкты. Рамил көнләште дә, ярты елдан соң Бөгелмәдә бухгалтерлыкка укырга кердем, – ди ул.
Ләйсән, укуын тәмамлап, Әлмәткә практика үтәргә кайткан җиреннән шунда эшкә кереп кала. Бераздан, Рамил белән арендага фатир алып, бергә яши башлыйлар. Башта бу хакта егет белән кызның әти-әниләре белми. 2014 елда, Ләйсәннең авырлы икәнен белгәч, никах укытып, гаилә коралар. 2015 елда яшь парның беренче сабыйлары – уллары Шамил туа. Балалары сәламәт булмый, аңа гидроцефалия, ДЦП диагнозларын куялар. Ләйсән улы Шамил белән озаклап хастаханәләрдә ятып чыга, төрле дәвалану курслары уза.
Мин авыру балабызны карый идем. Ирем Мәскәүдә эшли иде ул вакытта. Аннары икенче баланы карарга дип декретка чыкты, 1,5 ел өйдә торды. Ул вакытта да акча табарга тырышты, таксида йөрде. Мин күбрәк Шамил белән булдым, реабилитация курсларына йөрдем, ә ул тулысы белән диярлек Исламны үз өстенә алды. Исламның ничек итеп утыра башлаганын да, тәпи киткәнен дә күрмәдем, аны әтисе карады, – дип искә ала Ләйсән.
Тормыш әкренләп шулай дәвам итә. Шул вакытта Ләйсән үзенең өченче бала белән авырлы булуын белеп ала. Әти кеше генә үз баласын күрә алмыйча, китеп бара...
Инде өченчесе белән авырлы вакытта да, соңгы киткәнендә тагын берничә ай эшләп, өйгә кайту иде исәбе. Ул Мәскәүдә көнкүреш химиясе заводында эшли иде, директорның уң кулы булды. Ипотека алырга дип хыяллана идек. Тик өченче балабызның кыз буласын да белми китте шул. Белсә, сөенеченнән нишләгән булыр иде икән, белмим, – дип, Ләйсән бер мәлгә тынып калды.
«Соңгы кайтуында ул нык үзгәргән иде»
Рамил, Мәскәүгә китеп 1 атна эшләгәч, көтмәгәндә генә кире гаиләсе янына кайтып төшә.
Ирем китеп, 1 атна гына эшләгән иде әле. Берзаман ишеккә шалтыраталар. Карасам – каршымда ирем басып тора. Кайтам, дип тә әйтмәде. Ул инде шул машина көпчәкләрен алмаштырып, машинаны иминиятләштерү өчен кайткан икән.
Ирем бик үзгәргән. Әллә үләсен сизенгән булган инде. Ул үзен бөтенләй башка төрле тотты. Миңа да: «Әйдә, аш бүлмәсеннән чык, пешеренмә, минем янда утырып тор», – дия иде. Күп вакытын бала белән уздырды, таксига да эшкә чыкмады. «2 айга китәм бит, сезне сагынам аннары», – ди. Мондый сүзләрне гомергә дә ишеткән юк иде. Югыйсә, Мәскәүдә ярты еллап торган чаклары да булды. Әле күптән түгел генә бер туганы белән сөйләштек. Хәтта аңа да бөтен вәгъдә иткән әйберләрен соңгы кайтуында китереп киткән булган. Урамада берсендә аныкына охшаган машина күргәч үк, йөрәгем әллә нишләп китте, иремне сагынып куйдым, тынып кысылып алды. Әле китүенә берничә сәгать кенә узган иде, – ди ул, моңсуланып.
Ләйсән ирен эшкә озатып кала. Рамил, авариягә очрарга ярты сәгать кала, хатыны белән телефоннан сөйләшеп өлгерә.
Юл һәлакәтенә очраганын белгәч тә, мин аны үлгәндер дип уйламадым, моңа бөтенләй ышанмадым. Башта бу хакта кайнанама хәбәр иткәннәр. Ул, минем авырлы икәнемне белеп, миңа әйтми торган. Миңа аның сеңлесе шалтыратып әйтте: «Ул истерикада, бер сүзе аңлашылмый, Рамил авариягә очраган», – дип әйтүе җитә калды, мин башка тыңлап та тормадым, иң беренче эш итеп, иремә шалтыраттым. Балаларның өстеннән бикләп киттем дә, әтидән алар янына килеп торуын үтенеп, полиция бүлегенә чыгып чаптым. «Кайсы хастаханәдә ул?» – дип сорадым. Анда миңа аның инде исән түгеллеген әйттеләр... – ди Ләйсән, калтыранган тавыш белән.
Машина ике зур фура арасында кысылып кала, аннары аңа ут каба…
«Яныңда ирең булмагач, бер дә рәхәт түгел икән»
Аны алырга туганнары барды. Иремне күрермен дип уйлаган идем. Янганнан соң, аннан бер 15 кг чамасы әйбер генә калган иде. Ачып берәүгә дә күрсәтмәделәр, анда карарлык әйбер дә юк иде инде...
Шулай итеп, мине бала табу йортыннан иремнең бөтен туганнары җыелып килеп каршы алдылар. 20-30 кеше каршы алса да, яныңда ирең булмаса, рәхәт түгел икән ул. Алар инде бөтен кибеттәге чәчәк бәйләмнәрен җыеп килгәннәр. Бер яктан сөенеч тә, көенеч тә булды ул, – диде ул.
Ләйсән берсеннән-берсе 2 кечкенә һәм 1 авыру бала белән япа-ялгызы кала.
Инвалид улым район буенча беренче булып фатирга чиратта тора. Без бит фатирны арендага алып торабыз. Әле менә узган атнада гына теге фатирны сатарга куйдылар да, безгә аннан күчәргә туры килде. Кечкенә баласы булганнарны фатирга кертәселәре килеп тормый шул. Фатир табуы да бик авыр булды.
Үзем ипотека алырмын дип акча да җыйдым, балаларыма бирелгән хәер акчалары да бар иде. Эшләмәгәч, бирмиләр. Әти исеменә булса да алып карарга дип тә тырышып карадык, аның да яше бар, бирмәделәр. Шул җыелган акчага һәм бер мөселман блогеры ярдәме белән, балаларны хастаханә, балалар бакчасына йөртергә булса да дип, машина алдым.
Инвалид бала булгач, ике коляска белән берүзем генә чыгып китә алмыйм, әле ике яшьлеге дә кечкенә, – ди әни кеше.
Ләйсәнгә балаларын карашырга дип, әтисе дә, кайнанасы да килә.
Ходай мин кызгангандыр инде. Балаларым тыныч, Аллага шөкер. Кечкенә кызымны массажга алып барам бит. Олысы янына укытучы килә, аның белән дә калдыргалаганым бар, үзен генә калдырып торырга туры килгән чаклар да булгалый. Кайнанам да, әти дә килгәли балалар карашырга. Бала карау буенча алар ярдәменә таяна алам.
Олысын ашатуы бик кыен, авырлыгы да юк инде аның – 10 кг чамасы. Кибет боткаларын бирәм аңа, башка әйберне ашатып булмый. Ул чәйни алмый, сыек ботка кебек ризыкларны гына ашый ала. Шешәдән ашатам. Йотуы да авыр аңа. Ашыйсы килгәндә «мәм-мәм» дип әйтеп куя инде. 1нче класска укырга керүчеләргә бер елны 10 мең сум акча биргәндә, күп итеп төрле уенчыклар алып куйган идем. Өйгә килгән укытучылар да шуның белән шөгыльләнә, уйната, өйрәтә.
Көн матур булганда, укытучы Шамилне урамга да алып чыга. Үзем генә булганда, бик кыенга туры килә, алып чыга алмыйм, – ди ул.
«Улым, «әти» дип, чит ир кешегә үрелә»
Ире Рамил исән чагында уллары Шамилне елына 3-4 тапкыр реабилитация курсларына да йөртә Ләйсән. Түбән Кама, Чаллы үзәкләренә йөри алар. Шамилгә күп тапкырлар операция ясыйлар: башына да, биленә дә.
Ирем һәлак булганнан бирле алып бара алган юк. Кызым тәпи басып китсә, әби-бабаларына калдырып булса да, Казанга берәр курска алып барып кайтыр идем, дип хыялланам инде. Ятып торган бала үзе генә аңлый аның ничек авыр икәнен, – ди ул.
Киләчәктә балаларына әтиләрен фотоларын күрсәтергә дип, Ләйсән иренең сурәтләрен бер альбомга туплап куйган.
Ислам, әтисе киткәч, 1-2 атна кәефсез йөрде, үзе авырмады да. Аңа ул вакытта 1 яшьтән артык кына иде. Ул баланың теле дә «әти» дип ачылды. Ирем, көлә-көлә, истәлеккә калсын дип, видеога төшергән иде. «Әни дип әйт», – дисең дә, ул «әти» дип кабатлый. Хәзер берәр җиргә барганда ир кеше күрә дә, «әти» дип, чит-ят кешегә бара. Шамил аңламый бит инде. Мәдинә әле кечкенәрәк, әтисен күреп тә кала алмады шул, – дип сыкрый ана җаны.
Ләйсән сөйләве буенча, Рамил үзе дә 3 яшендә ятим калган. Хәзер аның балалары да ата тәрбиясеннән мәхрүм. Рамил һәлак булганда, аңа нибары 29 яшь була.
Кайнанам да кызгана инде безне. «Үзе дә әти назын күрмәде, хәзер балалары да шуңа дучар», – ди. Әни буларак, аңа инде үз баласын җирләү үтә дә авыр булгандыр, шулай да ул моны күрсәтмәскә тырышып, мине юатып, тынычландырып йөрде. Шушы кайгыдан соң бер-беребезгә тагын да якынлаштык, дисәм дә ялган булмас. Исламны да ялларга кунарга алып киткәли, – дип сөйләде бүгенге көннәре турында Ләйсән.
Ләйсән хәзер бар назын, күңел җылысын балаларына бирә.
Иң мөһиме – балаларымның сәламәтлеге. Авырышып, кәефләре булмаганда, бигрәкләр дә авыр була. Олысының бөтенләй аппетиты югала. Ул вакытта шприц белән дә ашаткалыйм инде. Миңа да рәхәт түгел улымның ашамавын күргәч.
Өйдә генә булса да шөгыльләнергә тырышабыз. Шагоход дигән әйбер алып килделәр, шуңарда басып тора, атларга тырышабыз. Авырлыгы артмаса да, буе әйбәт үсә. Элек ирем белән бергә юындыра идек, хәзер инде үземә генә калды.
Алай кайгырып утырырга вакытым да юк. Өченче балам тугач, бигрәк тә. Иремнең иңнәренә башым куя алмасам да, гел телефоннан сөйләшеп тордык. Ирем өйдә булмаганда, аңа видео элемтә аша шалтыратып, балаларны күрсәтә, нәрсәләр эшләгәнебезне сөйли идем. Аның мине тыңлавы гына да күпме көч биргән икән миңа. Шуңардан гына да тәм таба, тынычлана идем... – ди ул.
Ләйсән әле бүген дә ирен юксына, сагына. Күңеле нинди генә яралы булмасын, ул – бүген көндәлек мәшәкатьләргә, балаларын тук, бөтен итүгә чумган ана.
Ияләшеп барам инде, нишлисең. Бөтенесе бер вакытта авырган чакларда аеруча кыен. Еламасалар да, кәефләре юк икән, миңа да рәхәт түгел. Алар шатланганда, елмайганда, минем дә җаным тынычлана. Ничек кенә булса да, тормышка җайлашасың икән ул, – диде Ләйсән.
Ләйсәнгә ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат: 89872792614 Абдуллина Ләйсән Фоатовна (шушы телефон номерына Ак барс банк картасы беркетелгән).