Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында өч еллык тәнәфестән соң кабат «Бөек Болгар» тарихи фестивале узачак. Чара 8-9 августта ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты территориясендә үтә.
Кунаклар өчен 21 тематик мәйданчык, рыцарьлар турниры, тарихи урта гасыр сугышы буенча ярышлар, концерт һәм гаилә программасы әзерләнәчәк. Оештыручылар чарага 12 меңнән артык кеше килүен көтә. Фестивальгә керү ирекле.
Фестивальдә Татарстан, Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Кытай, Кыргызстан, Казахстан һәм Белоруссиядән реконструкторлар катнаша. Музыкаль программаның хедлайнерлары - Юлия Чичерина һәм «Мещера» төркеме. Моннан тыш, Россиядә беренче тапкыр Arida Vortex төркеме программаны Renaissance оркестрына кушылып тәкъдим итәчәк.
Балалар һәм ата-аналар өчен лабиринтлар, һөнәрчелек буенча мастер-классларны үз эченә алган гаилә мәйданчыгы эшләячәк. Якшәмбе көнне теләге булган һәркем үзен җәядән атуда сынап карый ала - оештыручылар тамашачылар өчен аерым турнир үткәрә, дип яза «Татар-информ».
Фестиваль «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты ярдәмендә уздырыла.