news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өч елга кадәр остаз белән эшләү: яшь табиблар өчен яңа кагыйдәләр кертелә

news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы яшь табиблар өчен яңа кагыйдәләр кертә. Медицина югары уку йортларын тәмамлаучылар 3 елга кадәр мәҗбүри рәвештә остаз белән эшләячәк. Өч еллык срок иң катлаулы белгечлекләр – хирургия, онкология һәм неонатология өчен каралган. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Башка юнәлешләр өчен сроклар азрак булачак. Авыл җирендә, Россиянең кече шәһәрләрендә яки яңа төбәкләрдә эшләргә әзер булган яшь табиблар кыскартылган остазлык программасын үтә алачак. Фармацевтлар һәм кайбер тар белгечләр бу вазифадан тулысынча азат ителә.

Остаз белән эшләүдән баш тарткан яшь табиблар һәр 5 ел саен тулы беренчел аккредитация процедурасын узарга тиеш була. Максатчан программа буенча укып, килешү шартларын бозган өчен штраф салыначак, ул уку бәясеннән 3 тапкырга артып китәргә мөмкин.

Остазлык программасы каралган медицина учреждениеләре исемлеге елына 2 тапкыр – 1 гыйнварда һәм 1 июльдә төбәкләрдәге Сәламәтлек саклау министрлыклары сайтларында бастырылып чыгарылачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар