news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өч ел айнымыйча эчүче 30 яшьлек Дамир күршеләрен дә, «участковый»ны да куркытып тота

news_top
Өч ел айнымыйча эчүче 30 яшьлек Дамир күршеләрен дә, «участковый»ны да куркытып тота
Фото: © «Татар-информ» архивы

Уфада 30 яшьләрдәге Дамир, тротуарда юл бирмәгәне өчен, коммуналь хезмәткәрне такта белән кыйнаган. Зыян күрүче хастаханәдә, аның баш мие селкенгән.

Дамир 3 ел дәвамында туктамыйча эчә икән, ул төннәр буе тавышланып чыга, подъездда булган һәрнәрсәне җимерә, аңа сүз катучыларны шунда ук кыйнарга тотына. Күршеләренең полициягә мөрәҗәгать итүе дә файдасыз, алар сүзләренчә, участок хезмәткәре дә агрессив Дамирдан курка икән. «SHOT» телеграм-каналы шул турыда яза.

Шаһитлар сүзләренчә, бу юлы да наряд килгән: һөҗүм итүчегә вак хулиганлык өчен административ беркетмә төзелгән,әм аны кире өенә кайтарып җибәргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар