Өч буынны үз эченә сыйдырган йортта янгын: 6 бала үстерүче Мохитовларга ярдәм кирәк
16 июнь көнне Тәтеш районы Алабирде авылында яшәүче Мохитовлар гаиләсенә зур бәла килә. Аларның хуҗалык корылмалары яна, йорт түбәсенә дә зыян тия. Алты бала әнисе Алинә Мохитова шул куркыныч көнне искә алды.
Бу йортта барлыгы 12 кеше яши. Алинә һәм Рифат Мохитовлар төп нигездә әти-әниләре Сәрия апа һәм Фатих абый белән бергә гомер итәләр, 6 бала үстерәләр. Моннан тыш, әлеге гаиләдә тагын ике бала тәрбияләнә. Аларның әниләре ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, ә әтиләре махсус хәрби операция зонасында хәбәрсез югалган.
Янгын чыкканын беренче булып Сәрия апа белән Фатих абый күреп ала. Бу вакытта күп балалы гаилә өйдә булмый.
Ут бик тиз таралып, сарайны, гаражны камап ала. Янгын йортка үрелеп өлгерми, тик алай да түбәсенә зыян китерә.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, авыл халкы зур ярдәм күрсәтте. Эшмәкәр Рәшит Зәйнуллин үз техникасы белән су ташып булышты, шулай ук «Нур» агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиев тарафыннан да су белән техника җибәрелде. Авылдашлар бердәм булып ут белән «көрәшергә» булышты. Алар ярдәме белән ут йортка күчмәде. Безне уттан коткаруда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт. Авыр вакытта ялгыз калдырмадыгыз, – ди Алинә Мохитова.
Видео «Авангард Тетюши» төркеменнән алынды
«Бурдан кала, уттан калмый», ди татар халкы. Янгын гаиләнең гаражда сакланган күп кенә мөлкәтен юкка чыгара: күптән түгел генә сатып алынган мотоблок, квадроцикл һәм мопед янып бетә. Өр-яңа техника белән куанып, кулланып калырга да өлгерми гаилә. Бәхеткә, хуҗалыктагы терлекләрне вакытында чыгарып өлгерәләр. Алинә сүзләренчә, янгын зарядкага куелган аккумулятордан чыккан, дип фаразлана.
Кызганычка каршы, йорт кына иминиятләштерелгән иде, гараж һәм хуҗалык корылмалары иминиятләштерелмәгән. Янгыннан соң калдыкларны җыештырдык. Хәзер корылмаларны яңадан торгызырга ниятлибез, терлекләргә торырга урын кирәк, – дип сөйләде Алинә ханым.
Гаилә бүген зур сынау үтә. Алар дәүләт тарафыннан һәм битараф булмаган кешеләрдән ярдәм булуына өметләнә. Күп балалы гаиләгә бергәләп булышыйк!
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен – 89968468801 (Сбербанк) – Рифат Мухитов.