Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч банк сайтында хакерлар кешеләрнең акчалары дәүләт бурычын каплауга китәсен хәбәр иткән

news_top_970_100
Өч банк сайтында хакерлар кешеләрнең акчалары дәүләт бурычын каплауга китәсен хәбәр иткән
Фото: «Татар-информ» архивы

Бүген иртән Россиянең өч эре банкы: ВБРР, Банк-Фора һәм БЖФ Банк физик затларның кертемнәре буенча операцияләрне туктату һәм акчаларның дәүләт бурычы йөкләмәләренә мәҗбүри конвертацияләнүе турында хәбәр иткән. Банкларның рәсми сайтларындагы белдерүләрдән күренгәнчә, үзгәрешләр 13.11.2023 көнне 00:00 сәгатьтән гамәлгә керәчәк. Телеграмда «База» каналы шул турыда яза.

Банкларның сайтлары кертемнәрнең туңдырылуы (заморозка) турында игълан иткән. БЖФ банкында хәбәр итүләренчә, анда, Президент боерыгын үтәү өчен, физик затларның кертемнәре һәм счетлары буенча вакытлыча туктатыла. Үз гамәлләрендә банклар Президентның 2023 елның 2 ноябрендәге 819нчы Указына сылтама ясый, әмма мондый текст Президент администрациясе сайтында юк.

Фора-Банкның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, «банк, финанс операцияләрен башкаруны тәэмин итүче учреждение буларак, 13 ноябрьдән махсус эш режимына күчә».

Банкларның рәсми сайтларында язылганча, физик затларның счетларындагы 1 миллион 400 мең сумнан артыграк акчалар автомат рәвештә дәүләт займ облигацияләренә күчереләчәк, ә аннан азрак суммалар буенча түләүләр «кертелгән чикләү чаралары гамәлдән чыгарылганчы» туктатылачак, имеш.

Хәзерге вакытта бу банкларның рәсми сайтларына хакерлар һөҗүм ясавы билгеле булды. Бу хәбәрләр 2 банкның сайтларыннан алып ташланган. Банклар рәсми рәвештә кире кагу – рәдде әзерли, дип яза канал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100