news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Өч баласы ятим». «Миссис Россия» бәйгесе җиңүчесен вәхшиләрчә үтергәннәр

news_top

3 майда Мәскәүдә 40 яшьлек Наталья М.ны вәхшиләрчә үтергәнннәр. Ул Түбән Новгородта скрипач, «Миссис Россия-2019» титулы иясе була. Натальяның 3 баласы ятим калган. Бу турыда «Москва.Онлайн» хәбәр итте.

Җинаятьне 39 яшьлек А.П. кылган дип шикләнәләр. Бу ир-ат офтальмология клиникасында фәнни хезмәткәр булып эшли. Натальяның мәете табылган фатирда кан таплары, көрәш эзләре була. Фатир А.П.ның анасы исемендә. Ир-атны сак астына алганнар. Аны 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Натальяны 7 майда җирләгәннәр.

MSK1.RU белешмәсе буенча, Наталья 2019 елда «Миссис Нижний Новгород» һәм «Миссис Приволжский федеральный округ» бәйгеләрендә җиңә, аннары «Миссис Россия -2019» бәйгесендә җиңү яулый. Ул – танылган скрипач, халыкара конкурслар лауреаты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар