Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рүзәл Минһаҗев: «Өч баласы ятим калды...»

news_top_970_100
Рүзәл Минһаҗев: «Өч баласы ятим калды...»
социаль челтәрләр

Шагыйрь, Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче Рүзәл Минһаҗевның якын кешесе махсус операциядә һәлак булган. Хәрби зонага даими гуманитар ярдәм илтүче, үзе махсус операциядә булмаса да, күңеле белән гел солдатлар янәшәсендә булган Рүзәл һәрбер югалтуны йөрәге аша үткәрә. Илнар Морзаханов турында да ул әрнүле пост куйган.

«Тормышмы бу? Язмышмы? Авыр кайгы җиле капкабызны шакыды… Мобилизациягә эләгеп, махсус хәрби операция зонасында булган Мөслим егете, якын дустым, күршем, киявем Илнар Морзаханов безнең арабыздан мәңгелеккә китте...

Авыр… Бик авыр … Күңел ышанмый… Беркемгә дә күтәрелеп сүз әйтмәгән егет бит ул...

Гаиләсенең, хәләл җефете Чулпанның, 3 сабыеның, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз… Авыр... Бик авыыыыыр…Үлеш бу… Эх, дустыыыыым.…» – дип яза Рүзәл.

Түбәндәге видеода Рүзәл дустына багышлап иҗат иткән шигырен укый.

Рүзәлнең әлеге постлары дусларын да битараф калдырмый.

«Тамакка төер тыгылды. Күздән яшь атылып чыкты, тыныч кына тыңлап булмый. Табигать тә бит елый, дулый, буранлый. Эх, туктатырга иде бу хәлләрне. Газиз балакайлар анда ачтыр, ялангачтыр. Алар да бит әти-әнисенең газиз баласы, балаларының яратан әтисе. Морзаханның урыны җәннәттә булсын»;

«Эх, Рүзәл, елаттың безне дә. Дустыңның урыннары оҗмах түрләрендә булсын. Калганнарга күркәм сабырлыклар бирсен. Югалтабыз шул менә дигән егетләрне»;

«Язмыш сынауларын үтмичә гүргә кереп булмый, диләр. Бу баланын язмышы аянычлы… Туган җирендә булса, гомере киселмәгән булыр иде бит. 3 баласы ятим калды, нинди олы хәсрәт. Каян алырга сабырлыкларны? Бер гаепсез кешеләр китә бит. Урыны оҗмахта булсын батыр егетнең, гаиләсенә сабырлык бир, Аллаһым», – дип кайгысын уртаклашалар Илнар Морзаханов гаиләсенең.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100