Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч баласы ятим калды». Кибетче хатынны эш урынында чәнчеп үтергәннәр

news_top_970_100
«Өч баласы ятим калды». Кибетче хатынны эш урынында чәнчеп үтергәннәр
"Татар-информ" архивы

Бурятиядә кибетче булып эшләүче өч балалы хатынны пычак белән чәнчеп үтергәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига Иске Онхой авылында 31 октябрьдә була. Ольганы авыл кибетендә үтерәләр. Авылдашлары аны «мәрхәмәтле, ачык кеше иде» дип искә ала. 

«Мин Оля белән үләренә ике сәгать чамасы алдан гына күрештем. Ул сатып алучылар күп булуына зарланды, утырып ял итәргә вакыт булмавын әйтте», – диде мәрхүмәнең сеңлесе Юлия.

Кибетче хатынның мәетен киштә артында табалар, ул кан эчендә ята. Аның гәүдәсендә күп тапкыр пычак кадаган эзләр була.

«Авыл халкы Оляны яратты, аның сменасына туры китереп килергә тырыштылар. Ул күптән эшли. Мин соңгы сөйләшү икәнен сизгән кебек, «Син бу кибеттә курыкмыйча ничек эшлисең? Өйдән килергә ерак бит», – дип сорап куйдым. Кибет авыл читендә урнашкан. Нинди генә кеше керми. Аларның видеокүзәтү камерасы да эшләмәгән, сак төймәсе дә юк. «Кемнән куркыйм? Бу авыл бит, бөтенесе үзебезнеке. Мин кемнең ник килгәнен беләм, – диде Оля. – Берничә сәгать узгач, миңа аның үлүен әйттеләр», – ди ул.

Үтерүче дә, үтерү сәбәбе дә әлегә билгеле түгел. Рәсми комментарийлар юк. Авыл халкы «сатып алучыларның берседер» дип фаразлый. Салырга акчасы җитмәгәндер, Оля әҗәткә бирмәгәч, пычак алгандыр, диләр. Ләкин болар әлегә гайбәт кенә. Ә Оляның 112 номерын җыюы, ни булганын әйтүе, аннары аңын югалтуы билгеле. Ул ашыгыч ярдәм машинасында үлгән, диелә хәбәрдә.

Ольганың өч баласы – ике кызы һәм улы ятим калган. Аларга әле 18 яшь тә тулмаган. Кече кызына 5 яшь. Хатын балаларын ялгызы үстергән.

«Ышанып булмый. Абый мәетен күргән. Бер исән урыны юк, ди. Куллары, аяклары, күкрәге, аркасы яраланган. Каршы торып маташкандыр инде. Әле Оля эшкә кече кызын ияртеп баргалый иде. Хәзер каникул булгач, олылар белән калдырып торган», – ди Юлия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100