Татарстанда яшәүче ир-ат йоклап яткан хатынын яндырмакчы булган. Бәхеткә, хатын исән калган. Әлеге вакыйганы ир белән хатынның өч баласы күреп торган. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Менделеевск районы прокуратурасы бу ир-атка карата гаепләү карарын раслаган. Ул җинаятьне аеруча рәхимсезлек белән һәм җәмәгать өчен куркыныч ысул белән кылуда гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, 2026 елның 3 июненә каршы төндә ир-ат йоклап яткан хатыны өстенә тиз кабынучан сыеклык сипкән һәм аңа ут төрткән. Ул вакытта фатирда балигъ булмаган өч бала да булган.
Хатынга вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән, шуның аркасында аның гомерен саклап калганнар.
Ир-атка гаепләү белдерелгән, әмма ул үз гаебен танымаган. Җинаять эше судка җибәрелгән, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы.