Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч баласы булган әтиләргә 1 миллион сум бирә башларга мөмкиннәр

news_top_970_100
Өч баласы булган әтиләргә 1 миллион сум бирә башларга мөмкиннәр
Фото: «Татар-информ» архивыннан

Бер гаиләдә өченче һәм аннан күбрәк бала туса яки уллыкка алынса, бу гаиләгә 1 млн сум күләмендә «ата» яки «күп балалылар» капиталы кертергә тәкъдим итәләр. Мондый тәкъдим белән Россия Иҗтимагый палатасының демография, гаиләне, балаларны һәм традицион кыйммәтләрне яклау комиссиясе чыкты. «Известия» шул турыда яза.

Комиссиянең 2 ноябрьдә «Сообщество» форумында тәкъдим ителәчәк докладыннан күренгәнчә, Россиядә килеп туган демографик хәл гадәттән тыш чаралар таләп итә. Әгәр дә мондый вазгыять дәвам итсә, 2030 елга кадәр табигый кими барудан ил 6 миллионнан артык кешесен югалтачак, бу – миграция агымы белән алыштырыла алмый, дип күрсәтелгән документта.

Гаиләләрне икенче һәм аннан да күбрәк бала тудыруга омтылдырырга кирәк, дип саныйлар Иҗтимагый палатада. Тәкъдим ителгән чаралар арасында – бер гаиләдә өченче яки аннан соңгы бала туганда яки уллыкка алганда бирелә торган 1 млн сумлык ярдәм кертү, дип сөйләгән Россия Иҗтимагый палатасының демография, гаиләне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко.

«Без өченче бала тугач бирелә торган күп балалылар яки әтиләр капиталын тәкъдим итәбез. Ул бер тапкыр бирелергә мөмкин. Ана капиталын өченче бала тугач арттырмаска, ә аерым түләү кертергә», – дип аңлатты ул.

Түләүне «ата капиталы» дип атау, аның сүзләренчә, булган түләүләр белән аерманы ассызыклау өчен тәкъдим ителә.

«Гомумән алганда, ул ананыкы һәм атаныкы да дип атала ала. Иң мөһиме – күп балалы булырга тиеш», – дип йомгаклый Рыбальченко.

Башка тәкъдимнәр арасында – күп балалы гаиләләргә биреләчәк ана капиталы акчаларын үзебездә җитештерелгән автомобиль сатып алуга тоту яисә, гаилә торак шартларын яхшыртуга чиратта торса, капиталны торак яллауга түләү өчен куллану.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100