news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өч баланың, үкси-үкси, махсус операциядәге әтиләре кочагына ташлануын видеога төшергәннәр

news_top
Өч баланың, үкси-үкси, махсус операциядәге әтиләре кочагына ташлануын видеога төшергәннәр
видеодан скриншот

Махсус операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Тукай районы егете, иң беренче итеп, үзенең балаларын сөендерергә булган. Ул, чәчәкләр күтәреп, башта үсмер кызы, аннары уртанчы улы утырган сыйныфка килеп керә. Балалар, үксеп, әтиләренең кочагына ташлана. Хәрбине өйдәге төпчек малае да шатлык күз яшьләренә буылып каршы ала.

Күңелне айкап чыгара торган бу видеоны «Татарстан за Донбасс» Телеграм каналына куйганнар.

Әтиләрен шулай сау-сәламәт килеш күрү һәр хәрбинең баласына насыйп булсын, балалар әтиле булып үссен иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 сентябрь 2023
    Исемсез
    Иии, сабыйлар!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар