Мин үземне күнектем дип уйлаган идем. 32 яшь – беркайчан да булмаячак нәрсәләрне көтеп ятудан туктау өчен җитәрлек вакыт инде. Тик күптән түгел хастаханә палатасында ап-ак түшәмгә карап ятканда шуны аңладым: кайбер нәрсәләргә гомер буе да ияләнеп булмый икән. Бары тик күңелдәге әрнүеңне сиздермичә яшәргә өйрәнергә генә була.
Безнең гаиләдә нәрсәдер дөрес булмавын мин беренче мәртәбә алты яшемдә аңладым. Мин велосипедтан егылып төштем, тезләремне сөяккә кадәр сыдырдым – кан акты, мин куркудан, авыртудан үкереп еладым. Әни ярага карады да, авыр сулады.
«Ярар, була торган хәл инде. Хәзер зеленка сөртеп куям», – диде.
Бернинди кочаклау, «иии, бичара кызым», дип юатулар булмады. Зеленка, лейкопластырь һәм «бар, уйна». Мин күршедәге Зилә исемле кызны әз генә сыдырылган урыны булса да, әнисенең назлап кына башыннан үпкәнен, иркәләп кочаклаганын карап торганны хәтерлим. Тик ни өчен үзебездә дә шулай булмавын гына аңлый алмадым.
14 яшьтә беренче мәртәбә гашыйк булдым. Шамил исемле иде ул, миннән ике яшькә олырак, гитарада уйный һәм миңа тамчы да игътибар итми. Аның башка кыз белән очрашып йөри башлаганын белгәч, төне буе елап чыктым. Иртән торуга күзләрем кып-кызыл, шешенеп беткән. Мин кухняга чыкканда әни иртәнге аш әзерли иде.
«Нәрсә булды?» – дип сорады табадан күзен алмыйча гына.
«Миңа авыр, әни… Бер егет өчен...» – дидем һәм тагын елап җибәрүдән аз гына тыелып калдым.
«Тапкансың борчылыр нәрсә. Сиңа малай-шалай турында уйлап йөрергә түгел. Ә укырга кирәк. Утыр, аша», – диде, хәтта миңа борылып та карамады.
Мин утырдым. Бер сүз дәшми генә ашадым. Һәм шуннан соң беркайчан да әни белән үз хис-кичерешләрем турында сөйләшмәскә тырыштым.
Еллар уза торды, мин үзалдыма яшәргә өйрәндем. Терәк-таяныч көтмәскә, киңәш сорамаска, юату-тынычландыруга өметләнмәскә өйрәндем. Әти-әни үз тормышлары белән яшәде – бер-берсе белән аларның барысы да яхшы иде. Әни авырып китсә, әтинең ничек кайгырганын, борчылганын күрә идем. Аның әнине командировкадан кайтканда һәрвакыт чәчәкләр белән каршы алуын, икесенең берсе соңга калса көненә унар тапкыр телефоннан сөйләшкәннәрен хәтерлим. Алар бик матур пар иде. Тик нишләтер миңа гына аларның бу нәни дөньяларында урын булмады.
23 яшемдә авариягә эләктем. Бозлавык, юлга кар салган иде, каршы якка чыккан машинага килеп бәрелдек. Ай буе хастаханәдә яттым, ике операция ясадылар, аннан соң да озак тернәкләндем әле. Әти белән әни мин хастаханәдә ятканда нибары бер мәртәбә, мине реанимациядән чыгарып өч көн узгач, килде.
«Менә, исән калгансың бит, димәк, борчылыр урын юк», – диде әни, палатага күз төшереп.
Алар ярты сәгать чамасы утырды, һава торышы турында, күрше-тирә турында сүз алыштык, бер пакет алма калдырдылар да, киттеләр. Шуннан соң башка килмәделәр. Кайвакыт – атнасына бер мәртәбә шалтыратып, бер-ике сүз белән коры гына хәлләрне белешеп алдылар.
Мин үз тирәмдә бөтенесе дә әйлән-бәйлән килеп йөрүне таләп итмәдем. Беркайчан да моны сорамадым. Миңа артык игътибар да, даими контрольдә кирәкми иде. Минем бары тик әти-әнигә кирәк булуымны, аларның миңа битараф булмауларын гына тоясым килде.
Соңыннан минем тормышымда Салават барлыкка килде.
Без очраклы гына, китап кибетендә таныштык, кинолардагы кебек икебез дә бер үк китапка үрелгән идек. Сөйләшеп киттек, телефоннарны алыштык, ә бер елдан соң өйләнештек.
Салават минем өчен ачыш булды. Мин тормышта болай була аладыр дип башыма да китереп карамый идем. Арып-талып өйгә кайтып кергәч, сине кочаклап, «Хәлләрең ничек?» дип каршы ала торган кеше дә була икән. Авырып китсәң дә, яныңда кемдер утырып тора ала, чәй ясап эчертә һәм синең өчен чын-чынлап борчыла.
Өйләнешкәч, беренче елыбыз иң бәхетлесе булды. Мин үземне яңадан кирәкле, мөһим, кадерле итеп тоярга өйрәндем. Салават ничә еллар буе миндә булган бушлыкны тутырды.
Соңыннан бала алып кайтырга булдык.
Беренче балам тугызынчы атнада төште. Хастаханәдә елап ятканымны, ә Салаватның минем янда башымнан сыйпап, юатып, тынычландырып утырганын хәтерлим.
Әти-әнигә бер атнадан соң гына шалтыратып әйттем. Әни «кызганыч» дип кенә әйтте дә, кухнядагы краннары тишелгәнен сөйләп китте.
Икенче йөклелек тә уңышсыз тәмамланды, УЗИ узганда баланың йөрәк тибеше ишетелмәде. Кабат хастаханә, кабат күз яшьләре, кабат минем яннан бер адымга да китмәгән Салават.
«Бәлки безгә тикшеренеп караргадыр. Сәбәбен белербез, дәваланырбыз», – дип тәкъдим итте ирем.
Тикшерендек, дәваландык. Бетмәс-төкәнмәс анализлар тапшырдык, әллә нинди процедуралар, консультацияләр. Табиблар сәбәбен белә алмады – безнең барысы да яхшы иде.
Өченче йөклелек үзенчәлекле булды. Мин мөмкин кадәр сакланырга тырыштым. Дөрес тукландым, юкка-барга борчылмаска тырыштым, табибларның бөтен киңәшен үтәдем. Унынчы атна җиткәндә «бу юлы барысы да яхшы булачак», дип үземне ышандырдым.
Тик булмады… Кабат хастаханәгә эләктем. Кабат бушлык, кабат шул ук ак түшәм, инде бернинди дә җиңеллек бирми торган шул ук күз яшьләре. Салават белеп алуга ук төнлә килеп җитте. Минем янда иртәнгә кадәр утырды.
«Мин синең белән. Ишетәсеңме? Мин беркая да китми. Без моны бергә җиңеп чыгачакбыз», – дип пышылдады.
Икенче көнне әнигә шалтыраттым. Ни өчен шалтыратканмындыр, белмим, бәлки күңелемдә тамчы гына өмет булгандыр.
«Әни, сәлам. Мин кабат хастаханәдә, тагын барып чыкмады инде..» – дидем тамагыма төер тыгылып.
«Эх, кызганыч, – диде дә берничә секундка тынып калды. – Жәл, жәл, нишлисең инде. Кара, теге сериал ничәдә башланырга тиеш әле ул, белмисеңме. Алайса без программаны югалттык».
Мин вакытын әйттем, каяндыр истә калган. Трубканы куйдым һәм берничә минут стенага текәлеп утырдым.
Кызганыч дигән бер сүз һәм шундук сериал. Өч балам төште. Йөрәгем өч мәртәбә мең кисәккә теленде. Шуннан соң да мин «жәл» дигән сүзгә генә лаек микәнни соң?
Салават туп-тулы пакет тотып палатага килеп керде.
«Ничек хәлең? Берәр нәрсә булдымы? Ап-ак булгансың», – диде.
«Әнигә» шалтыраттым», – дидем.
Ул барысын да сүзсез дә аңлады. Кулларымы тагын да ныграк кысты.
«Мин башка аларга бернәрсә дә сөйләмәячәкмен. Беркайчан да. Мин бәхетле булганда алар шатланмый. Миңа авыр булганда, алар борчылмый. Аларга барыбер», – дидем.
«Кадерлем...»
«Тыңла. Мин гомер буе нәрсәне дөрес эшләмәвемне аларга тырыштым. Ни өчен алар бер-берсен ярата, ә мине яратмыйлар. Бәлки мин башка төрледер, дип уйладым. Бәлки мин шундый мөнәсәбәткә лаектыр, дидем. Тик хәзер эшнең миндә түгеллеген аңладым. Язмыш шулай булгандыр. Бәлки алар бала теләмәгәндер. Яки башка төрле бала теләгәннәрдер. Хәзер мөһим түгел инде», – дидем.
Салават дәшми генә тыңлады. Ул гел тыңлый белә.
«Әгәр мин аларга ай буе шалтыратмасам, алар үзләре шалтыратмаячак. Мин сынап карадым инде. Ике ай шалтыратмадым, үзләреннән бер ым-шым да булмады. Мин алар өчен юк», – дидем.
«Син минем өчен бар», – диде Салават тыныч кына, күзләремә карап.
Мин аңа – аның арыган йөзенә, минем янда утырып чыккан йокысыз төннәрдән күз төбендәге кара тапларына, мин сынып, сыгылырга теләгәндә ничә тапкырлар мине тотып калган көчле кулларына бактым.
«Мин беләм. Син – минем гаиләм. Бердәнбер, чын гаиләм. Ә алар… үз тормышлары белән яшәсен. Мин башкача ябык ишеккә шакырга җыенмыйм», – дидем.
Ирем мине кочаклап алды, ә мин үксеп елап җибәрдем. Әти-әнигә булган үпкәдән, әрнүдән дә түгел, ә җиңеллектән. Чөнки мин ниһаять, 32 ел буе кабул итәргә теләмәгән нәрсәне кабул иттем.
Кешеләрне сине яратырга мәҗбүр итеп булмый. Сиңа битараф булган кешеләрнең игътибарын да казанып булмый. Бары тик көтүдән, өмет итүдән туктарга һәм янәшәңдә булган кешеләрне кадерли башларга була.
Кайчан да бер балаларыбыз булырмы, юкмы, белмим. Бәлки тагын тырышып карарбыз, бәлки уллыкка алырбыз. Ә бәлки икәү генә калырбыз – бу да гаилә булачак. Сине тиеш булган өчен түгел, ә теләгән өчен ярата торган, сине газап уртак газап, ә шатлыгың уртак шатлык булган чын гаилә булачак.
Һәм мин гомер буе эзләгән чын яратуны таптым.
Ә әти-әни… мин башкача аларның кызы түгел. Мин – мине сайлаган кешенең хатыны. Бу мин сайлаган юл һәм ул миндә гомер буе булмаган әти-әни яратуына тора.