Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч балалы хатынны ире урлап алып китеп, ташландык йортта бер тәүлек буена кыйнаган

news_top_970_100
Өч балалы хатынны ире урлап алып китеп, ташландык йортта бер тәүлек буена кыйнаган
Фото: https://vk.com/krk.sledcom

Красноярск краенда яшәүче ир-ат хатынын урлап алып киткән, 1 тәүлек буе ташландык йортта кыйнап һәм көчләп торган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Җинаять 22 августта Манский районында була. Көндез Шәле автовокзалында 27 яшьлек ир-ат һәм аның дусты бер хатын-кызны көчләп машинага утырта һәм билгесез юнәлештә алып китә. Шаһитлар сүзләренчә, хатын-кыз каты итеп кычкыра, ярдәм сорый. Ул сумкасын, паспортын һәм телефонын шунда төшереп калдыра.

Фото: © https://vk.com/krk.sledcom

Хатынның ирен икенче көнне эзләп табалар. Ә үзен Емельянов районына алып китүен ачыклыйлар.

1 тәүлек дәвамында ир-ат үзенең хатынын Берлок авылында ташландык йортта тота. Хатынына үтерү белән яный, көчли, аннары, берни булмагандай, хатыны белән бергә Емельяново бистәсенә туганнарына килә. Туганнар хатынның кыйналган булуын күрә, ирне дә, хатынны да полициягә китерәләр.

Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, ир белән хатын аерылышырга җыена. Алар аерым яши башлый инде. Бу вакытта хатын 3 баласы белән бергә Колбинский авылында тора, ире Емельяновода яши.

Хәзер 27 яшьлек ир-ат тоткарланган. Тикшерү бара.

Россия Тикшерү комитетының Красноярск һәм Хакасия буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, Емельянов районында яшәүче 27 яшьлек һәм 49 яшьлек ир-атларга карата җинаять эше ачылган. Алар хатын-кызны урлауда гаепләнә, 27 яшьлек ир-атны хатынын көчләүдә дә гаеплиләр.

«Җинаять вакытында ир белән хатын рәсми рәвештә аерылышмаган, ләкин озак вакыт аерым яшәгәннәр. Хатын-кыз 3 нәни баласы белән Колбинский авылында әти-әнисе белән яши», – диелә ведомство хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100