news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өч балалы хатын авыру кызын диңгездә батырган һәм кайтып киткән

news_top

Грециядә яшәгән хатын кома хәлендә булган 3 яшьлек кызын суда батырган. Алар әлеге илдә рөхсәтсез яшәгән. Бу хакта РЕН ТВ яза.

Әлеге хәл 27 июльдә Палео Фалиро пляжында була. Хатын-кыз кызын коляскада йөртә, ә бераздан буш коляскасын калдырып, баласыннан башка гына кайта. Соңыннан кызның мәетен яр буенда табалар.

Судмедэкспертлар баланың авыр метаболик авырудан интегүен ачыклаган. Табиблар, үлемнең төп сәбәбе итеп, аның суда батуын теркәгән: кызның үпкәсендә диңгез суы һәм ком табылган. Тәнендә шулай ук ул исән вакытта башында һәм тезендә барлыкка килгән җәрәхәтләр дә булган.

Полиция мәгълүматлары буенча, баланың анасы – 3 баласы белән илдә легаль булмаган рәвештә яшәүче Алжир хатыны. Аны 1 августта тоткарлаганнар.

Тикшерү, әлеге хатын авыру кызыннан махсус котылырга теләгән, дип саный. Ул үзе моны «бәхетсезлек очрагы» дип ышандырырга тырыша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар