Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч балалы гаилә янган: «Йортыбыз бер тартма булып утырып калды»

Узган ялларда Башкортстанның Караидел районы Караидел авылында яшәүче 3 балалы яшь гаиләнең йортларында янгын чыга. Бүген гаилә туганнарында сыену урыны тапкан. Бу хакта - «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
Өч балалы гаилә янган: «Йортыбыз бер тартма булып утырып калды»
Рузинә Нигаматованың шәхси архивыннан

Башкортстанның Караидел районы Караидел авылында яшәүче Рузинә һәм Рамил Нигаматовлар гаиләсенә кайгы көтмәгәндә килә. Үзләре өйдә булмаганда, яңа гына салып кергән йортлары янып көлгә әйләнә.

Янгын ял көне – 12 ноябрьдә булды, – дип сөйләп китте Рузинә. – Көндез сәгать 1ләрдә әниләр янына, мунча да керербез дип, авылга кайтып киттек. Сәгать 3тә күршеләр шалтыратып, өебез януын хәбәр иттеләр. Ирем белән машинага утырдык та авылыбызга чыгып чаптык. Ничек барып җиткәнне дә хәтерләмим. Йорт дөрләп яна, без анда барып җиткәндә, янгын сүндерүчеләр килгән иде инде.

Утны күршеләр күреп, янгын сүндерү хезмәтен чакырткан, аларга рәхмәт инде. Алар үзләре дә сүндерергә тырышканнар. Урамда су да бар иде.

Безнең машина белән киткәнне күргәч, туганнар да безнең арттан ук килеп җиттеләр. Ирем шунда ук өй эченә йөгерде. Барысы да, бераз булса да әйбер алып чыгыйк, дип керергә тырыштылар. Керделәр, песине шуннан алып чыктылар. Ул төтен исеннән егылган иде инде. Бераз кием-салым алып чыктылар чыгуын да, тик аларга бик каты ис сеңгән. Инде 3-4 мәртәбә юып та карадык, барыбер бетми янгын исе. Документлардан паспорт калды, калган бөтен әйбер янды, – ди ул.

Нигаматовлар гаиләсе яңа йортларында барлы-юклы 3 ай гына яшәп калалар. Рузинә сүзләренә караганда, өйнең бөтен документларын да әзерләп бетереп куйган гына булганнар. Өйләрен иминиятләштереп өлгермәгәннәр.

Үзебез төзедек, үз көчләребез белән күтәрдек йортыбызны. Август ахырында гына күченгән идек. Ирем бик кайгыра инде. Бөтен тырышып тапкан акчабыз, хезмәтебез шушы йортка кергән иде. 4 ел буена төзедек бит без аны. 3 ай гына яшәп калдык... Бар нәрсәбез дә яңа иде. Кер юу машинасы, диван, шкафлар – барысы да янган, судан юешләнеп, кабарып беткән. Бернәрсәбез калмады. Эче бөтенләй янды, түбәсе дә юк. Йортыбыз бер тартма булып торып калды...

Йорт янында каралты-куралар, рәшәткәләр дә юк иде әле, аларын төзеп өлгермәдек. Барысына да акча да кирәк бит. Күрше-күләннәргә зыян тимәде. Янгын сүндерүчеләр аларны коткарып калды, – ди хуҗабикә.

Фото: © Рузинә Нигаматованың шәхси архивыннан

«Балаларның да өйгә кайтасы килә»

Нигаматовлар гаиләсе берсеннән-берсе кечкенә 3 бала үстерә: 9 һәм 6 яшьлек ике кызлары һәм 4 яшьлек малайлары бар.

Йортыбыз юк икәнен белгәч, балалар бик борчылдылар, еладылар. Кечкенәсе «өйгә кайчан кайтабыз» дип аптырата, «Өйгә кайтасым килә», – дип елый. «Рюкзагым кая минем, мәктәпкә барасым бар. Минем сумкамны алып чыктыгызмы?» – дип елый уртанчысы. Олысы «инде хәзер кая яшәрбез соң без» дип борчыла. Мин үзем әле һаман да шок хәлендә, бөтен килеп чыккан хәлне тулысынча аңлап та җиткермим, ахры, – ди ул.

Рузинә, ире һәм 3 баласы белән хәзерге вакытта кайнаналарында – Караиделдән 20 чакрым ераклыктагы авылда яшиләр. Балалар әлегә өйдә, әбиләре белән, мәктәп, балалар бакчасына йөрмиләр.

Хәзер кайнанамда яшибез әлегә. Тик аннан көн дә мәктәпкә, бакчага йөрүе бик авыр, ерак та, шуңа күрә Караиделдә, арендага алып торырга дип, өй эзлибез.

Үзебезнең өйне торгызу турында да уйларбыз инде. Өч бала белән торырга урын да кирәк бит. Документлар артыннан да йөрергә кирәк, – ди ул.

Ут суыткычтан чыккан дип фаразлыйлар. Бүген авыр хәлдә калган Нигаматовларга туганнары, авылдашлары булыша.

Ут суыткычтан чыккан, кыска ялганыш аркасында, диделәр. Үзебез дә кереп карадык: суыткычның эче яна башлаган. Шуннан ут шул як стена буенча киткән.

Кичә бөтен авылдашлар, күршеләр, туганнар, трактор, зур йөк машиналарын китереп, бөтен чүп-чарны, янган әйберләрне җыйдылар, чистарттылар. Бөтенесе дә нык булыштылар. Бик зур рәхмәт һәммәсенә дә. Туганнар, авылдашлар, икебезнең дә хезмәттәшләребез кием-салым белән дә булыштылар. Аларга да рәхмәт. Район администрациясе агач белән дә булышабыз, дип вәгъдә иткәннәр иде, – диде ул, барысына да кат-кат рәхмәт әйтеп.

Фото: © Рузинә Нигаматованың шәхси архивыннан

Ире Рамил Себергә барып вахта белән эшли. Рузинә район мәдәният йортында методист. Гаилә башлыгы шимбә көнне генә үзенең чираттагы ялына гаиләсе янына кайткан була.

Ярый ут төнлә – без йоклаган, өйдә булган вакытта чыкмаган, Ходай безне саклаган, дип юатам инде үземне, – ди Рузинә.

Нигаматовлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: 89964020054 (Нигаматова Рузина Равиловна). Бу номерга Сбербанк картасы беркетелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100