news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өч балалы гаилә авариядә һәлак булган

news_top
Өч балалы гаилә авариядә һәлак булган
https://t.me/proc_23, Краснодар крае прокуратурасы

Краснодар краенда йөк машинасы белән авариядә өч балалы гаилә һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Фаҗига Тимашевск шәһәрендә була. Җиңел автомобиль йөк машинасы белән бәрелешә.

Якынча белешмә буенча, гаилә Санкт-Петербург шәһәреннән килгән. Биш кеше гаилә, шуларның өчесе балалар урында ук үлгән, диелә хәбәрдә.

Фаҗигане прокуратура тикшерә.

«Бүген 15.20 сәгатьтә Тимашевск районындагы Роговская станицасыннан чыкканда «Форд» машинасы каршы як полосага чыга һәм йөк машинасына бәрелә. 60 яшьлек йөртүче, аның дүрт пассажиры урында ук үлә. Алар арасында 8, 11 һәм 14 яшьлек өч бала бар», диелә Краснодар крае буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, мәрхүмнәр әби белән бабай һәм аларның өч оныгы булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар