Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч балалы әтиләрне мобилизациядән кичектерү турында карар юкка чыгарылганмы?

news_top_970_100
Өч балалы әтиләрне мобилизациядән кичектерү турында карар юкка чыгарылганмы?
Михаил Захаров / "Татар-информ"

Күп балалы әтиләр өчен мобилизациядән кичектерү дәвам итәчәк. Бу хакта «Бердәм Россия» Генераль советы сәркатибе Андрей Турчакка сылтама белән «Интерфакс» яза.

  • Бүген Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар буенча комитеты рәисе Нина Останина Генераль Штаб директивасында өч балалы әтиләргә мобилизациядән отсрочка юкка чыгуын белдергән иде. Останина Президентның гражданлык җәмгыяте һәм кеше хокуклары Советы рәисе урынбасары Ирина Киркора белән сөйләшеп, шундый нәтиҗәгә килүен әйтте. Хәзерге вакытта «Мобилизация турында» законы буенча кичектерү 4 баласы булганнарга гына каралган. Шул ук вакытта, Россия кануннары буенча, 3 балалы гаиләләр күп балалы санала.
  • 4 октябрьдә Генштаб директивасы буенча 3 балалы әтиләр мобилизациядән кайтарылды, әмма социаль челтәрләрдә 3 баласы булып та, мобилизациядән азат ителмәгәннәр хакында язалар. Ягъни, кемне алып китәргә өлгергәннәр – кире кайтармыйлар, ди Останина. Киркора исә, Генштаб директивасы юкка чыгарылды, дигән комментарийлар да биргән иде. 

Турчак бу хәбәрләрне кире кага.

«Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган әтиләргә мобилизациядән кичектерү саклана. Генераль штабның октябрь аенда чыккан директивасы гамәлдә, һәм бу алга таба да дәвам итәчәк», – дип язган Андрей Турчак үзенең Телеграм каналында.

«Бу тема буенча барлык спекуляцияләрне юкка чыгару өчен, әлеге мәсьәләне Оборона министрлыгы белән карадык», – дип тә өстәгән ул.

Узган елның октябрь аенда Оборона буенча дәүләт комитеты рәисе Андрей Картаполов өч һәм аннан да күбрәк баласы булган кешеләрне өлешчә мобилизациядән кичектерү турында карар кабул ителүен хәбәр иткән иде.

«Оборона министрлыгы белән берлектә өч һәм аннан да күбрәк баласы булган (16 яшькә кадәр) гаиләләрне өлешчә мобилизациядән кичектерү мәсьәләсен карадык», – дип язган иде Андрей Картаполов үзенең Телеграм каналында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100