Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч балалы әтиләрне мобилизациядән калдырачаклармы?

news_top_970_100
Өч балалы әтиләрне мобилизациядән калдырачаклармы?
"Татар-информ" архивы

Оборона буенча Дәүләт Думасы комитеты 3 балалы әтиләрне мобилизациядән кичектерү закон проектын кире кагарга киңәш итте. Бу хакта «База» Телеграм-каналы яза.

18 яшькә кадәр 3 баласы яки көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге баласы булган кешеләрне мобилизациядән кичектерү каралган закон проектына карата Оборона буенча Дәүләт Комитеты нәтиҗәсен «База» Телеграм-каналы чыгарды.

Комитеты башлыгы Андрей Картаполов имзалаган нәтиҗә язуында күрсәтелгәнчә, депутатлар «закон проекты авторларының күбрәк гражданнарны һәм аларның гаилә әгъзаларын мобилизациянең уңай булмаган нәтиҗәләреннән якларга даими омтылышына аңлап карый» диелә. Әмма моның белән килешә алмыйлар, чөнки «кичектерүләр исемлеген арттыру Россия Кораллы көчләрен комплектлауга тискәре йогынты ясый» дип күрсәтелә документта. Хөкүмәт шулай ук закон проектын хупламады, ул шактый камилләштерүгә мохтаҗ, дип билгеләп үтте.

Закон проекты авторларының берсе Нина Останина комитет карары белән килешми. «База» Телеграм-каналы белән сөйләшкәндә, ул законны эшләтеп бетерүдә нык торачагын әйтте.

«Мин тулысынча мобилизацияләү турында әйтмим, монда бөтен гражданнарның да корал тотачагы аңлашыла. Әмма өлешчә мобилизация булганда, 3 балалы әтиләрне кичектерү мөмкин. Президент указында күп балалы гаиләнең 4 балалы түгел, ә 3 балалы икәненә аңлатма бирелә. Кызганыч, бу оборона комитетына барып җитмәгән», – дип сөйләгән Нина Останина.

2022 елның көзендә Россия Оборона министрлыгы 16 яшькә кадәрге 3 баласы булган әтиләргә кичектерү тәкъдим итте, әмма гыйнвар аенда Генераль штаб директивы гамәлдән чыгарылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100